Районыбызның «Август-Лениногорск» хуҗалыгында эшләүче алдынгы хезмәт ияләре Казанда бүләкләнде
Районыбызның “Август-Лениногорск” хуҗалыгында эшләүче алдынгы хезмәт ияләре Казанда узган чарада – бүләкләнүдә катнашты
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәтчәннәре көне уңаеннан, “Август-агро” җәмгыяте Казанда «Корстон» күңел ачу үзәгендә тантана уздырды, бәйрәм тантанасында «Август-Лениногорск» җәмгыяте генераль директоры Илнур Гиниятуллин һәм агрофирманың алдынгылары катнашты.
Тантанада катнашкан “Август” компанияләр төркеменең генераль директоры Александр Усков, “Август-Агро” идарәче компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм башкалар хезмәт алдынгыларын бәйрәм белән кайнар котлады.
“Август-Лениногорск” җәмгыятендә тырыш, уңган хезмәтчәннәр эшли. Әнә механизатор Евгений Михайлович Савельев “Чәчү чемпионы” булып танылды. Җәмгыятьнең иген басуларында быел да мул уңыш үстерүләрендә аның өлеше саллы.
“Кырларны саклаучы” (“Защитник полей”) номинациясендә 35 еллап авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куйган Марат Тазиев җиңү яулады. Ул эштән бәхетен туган ягы кырларында тапкан, Карагай авылында туып-үсеп, армия хезмәтеннән соң эшчәнлеген туган ягында башлый. Тәҗрибәле механизатор кырга чәчелгән үсемлекләрне зарарлы корткычлардан, авырулардан саклауга зур өлеш кертә.
“Август-Лениногорск” агрофирмасы яшьләрне үзенә җәлеп итә белә. Тотрыклы хезмәт хакы, уңай эш шартлары булдырып, яшьләрне эшле итә. Инженер Рузаль Семирханов әлеге аграр предприятиедә үзен тырыш, җаваплы итеп күрсәткәнгә, “Иң яхшы инженер-механик” номинациясендә җиңү яулады.
Бу көнне терлекчелек тармагында эшләп, мул продукциягә өлеш кертүчеләрне дә билгеләп уздылар. 30 елдан артык әлеге тармакта эшләүче Константин Ванюков “Мәрхәмәтле йөрәк” номинациясендә бүләкләнде. Ул “Август-Лениногорск”ның Ялтау сөтчелек комплексында ветеринар табиб булып көч куя. Ул малларның сәламәтлеге сагында тора.
“Елга ике тапкыр сыерлардан кан алабыз. Прививкалар ясыйбыз, төрле авыруларга каршы эшкәртүләр алып барабыз, тоякларны чистарту да башкарыла, кыскасы – эш фронты киң. Әлбәттә, хәзер эшчәнлеккә яңа методлар кертелде, уңайлаштырылды”, - ди Константин Александрович.
“Ялтау” сөтчелек комплексында баш ветеринар табиб булып эшләүче Илшат Нургалиев – “Ел остазы” номинациясендә җиңүче. Ул – коллективта да, авыл җирлегендә дә хөрмәткә ия. “Август-Лениногорск” хуҗалыгының терлекчелек тармагына эшкә килгән белгечләрне дә үз канаты астына алып, аларны өйрәтеп, аталарча киңәш биреп, белгечләрнең уңышлары өчен шатланып, хезмәтенә җаваплы карап эшли. Аның тәҗрибәсе дә шактый зур.
«Август-Лениногорск» генераль директорының производство буенча урынбасары Руслан Сафиуллин исә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатына лаек булды.
Лениногорск аграр тармагының җитештерү өлкәсендә күрсәткечләрендә “Август-Лениногорск” җәмгыятенең өлеше бик зурдан. Ә авыл хуҗалыгында зур күрсәткечләргә ирешүнең артында – фидакарь затларның кул көче, маңгай тире, аграр тармакны ярату тора.
фотолар: «Август-Агро» җәмгыяте матбугат хезмәтеннән



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев