Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Складта яткан ашлык белән нишләргә? Сатарга - алучысы юк

Фермерлар чаң кага. Бүген алар амбар тулы ашлыкларын кая куярга белми аптырый. Сатып җибәрерләр иде дә, алучысы юк. Сату булмагач, керем дә юк. Ә алда авыл хуҗалыгында җаваплы чор – язгы кыр эшләре тора.

 

Узган атнада әлеге мәсьәлә республика дәрәҗәсендә кузгатылды. Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда оешма җитәкчесе Камияр Байтимеров амбарларда 6 млрд сумлык ашлыкның үз чиратын көтеп ятуын җиткерде.

– Узган ел фермерлар мул уңыш – 1 млн 321 мең тонна ашлык җыеп алды. Тик алар аны сата алмый. Бу хәл узган көздән үк килә. Проблеманы никадәр тизрәк хәл итсәк, алар шуның кадәр тизрәк язгы кыр эшләренә тотына алыр иде, – диде Камияр Байтемиров.

Соңрак бу проблема Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында да әйтелде. Ул вакытта министр Марат Җәббаров:

– Безгә ашлыкның рекордлы уңышы аның бәясен төшергәнне дә исәпкә алырга кирәк. Бүген аның бер тоннасы 8 меңнән 11 мең сумга кадәр. Бу – узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр азрак, – дигән иде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге проблеманы ашлыкны терлекчелектә файдаланып хәл итәргә тәкъдим итте.

Чүпрәле районында яшәп, озак еллар хуҗалык тотучы Равил Бикчуров:

– Бүген барлык фермерлар алдында торган төп мәсьәлә бу, – диде. – Бүген алар ашлама да, гербицид та, солярка да ала алмый, чөнки ашлык сатудан акча керми. Алда – чәчү чоры, ә бит запас частьларга да, ашламага да, ягулыкка да бәя төшмәде. 2015 елда һәркайсын 5,5 млн сумга ике комбайн алган идек. Хәзер ул комбайннар 18 млн (!) сум тора. Өч ел элек 10 млн сум 600 меңгә яңа К-700 тракторы алдык. Бүген ул 17 млн сум тора. Күрәсезме, чыгымнар ничек зур? Складта яткан ашлык – үле капитал ул. Көнбагыш белән дә шул ук хәл. Узган ел без аны 50 сумнан саттык. Быел ул 25 сум 50 тиен тора. Мин бу проблемаларны Мәскәүдә узган съездда да сөйләп кайттым. Безгә хәзер нишләргә? Аптыраган…

Тулырак: https://vatantat.ru/2023/03/107021/

 

 http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/fermerlar-can-kaga-skladta-iatkan-aslyk-belan-nislarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев