Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан буенча иң күп татар атлары Лениногорск районында

Соңгы елларда Татарстанда татар токымлы атлар саны арта.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген шундый 954 ат бар (шул исәптән 692се – колынлый торган бияләр). Әйтик, 2020 елда 646 баш булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Әлеге токымны үрчетү белән 10 хуҗалык шөгыльләнә. Иң күп баш саны Лениногорск районында «Нәбиуллин С.Ф.» крестьян-фермер хуҗалыгында (344 ат), Әлки районында «Бакиров Ф.Р.» хуҗалыгында (214) һәм Теләчедә «Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәсел репродукторы»нда (223) асрала.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белән Казан галимнәре «татар» токымлы атларга патент алу өчен зур эш башкарды. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт комиссиясе тарафыннан тапшырылды һәм 2019 елның февралендә Саклана торган селекция казанышларының дәүләт реестрында теркәлде.

Татарстанда бу токымны саклау максатында КФХ, шәхси хуҗалык һәм шәхси эшмәкәрләргә атлар сатып алу чыгымнарын (60 процентын) каплау өчен субсидия каралган. Колынлый торган бия өчен дә ел саен 20 мең сум күләмендә субсидия тәкъдим ителә.

Ат спорты да нык таныла. Мәсәлән, ел саен Арча районында оештырыла торган «Ат көне» ат-спорт фестивале кысаларында татар токымлы атларда чабышларны һәм «Аударыш» уенын халык яратып карый. Лениногорск районында «Алмакай» утарында да «Татар аты» фестивале бик күп катнашучыны җыя.

Татарстан Рәисе республикада атлар санын 50 мең башка җиткерү бурычы куйды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәренчә, моның өчен атчылык һәм ат спортын үстерү буенча 2030 елга кадәр билгеләнгән программа төзелә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/tatar-tokymly-atlar-arta-alar-tatarstannyn-bailygy-milli-madaniyatnen-ber-olese-5904605

Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев