Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда агропромышленность комплексындагы казанышлар өчен акчалата премияләр арттырылды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турындагы карарга үзгәрешләр кертте.

Яңартылган документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Аерым алганда, республика күләмендә үткәрелгән кайбер конкурсларда җиңүчеләр өчен премияләр күләме 100 000 сумнан 114 942 сумга кадәр арттырылды.

Бу «ТР гаилә фермерлар династиясе» конкурсында җиңүче крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына, «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы крестьян хуҗалыгы башлыгы», «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе» һәм «Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» бәйгеләрендә катнашучыларга кагыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев