Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда икмәк бәясе артырмы?

Июнь аенда бөртекле культураларга бәяләр арткан.

Татарстанда икмәк бәясенең күпкә артуы көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Күпкә арту булмаячак, дип саныйбыз. Ашлык бәяләрен карасаң, моннан да түбәнрәк була алмый», – диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Ул июнь аенда бөртекле культураларга бәяләрнең шактый артуын әйтте. 28 июньгә булган мәгълүматларга караганда, өстәлгән кыйммәткә салымны (НДС) исәпкә алмаганда, өченче класслы бодайның уртача сатып алу бәясе килограммы өчен 14 мең, дүртенче класслы бодайныкы – 12,5 мең, фураж бодаеныкы – 9,7 мең, арышныкы – 7,8 мең, азык арпасыныкы – 9,6 мең сумны тәшкил итә.

«Ләкин икмәк заводларының чыгымнары арта. Он, өстәмәләр, чимал, ягулык-майлау материаллары, электр, газга чыгымнар артуы күзәтелә. Шул сәбәпле икмәккә бәяләр арта да», - дип билгеләп үтте Җәббаров.

Аның сүзләренчә, икмәккә бәяләрне тотрыкландыру өчен дәүләт ярдәме кулланыла. Социаль төр икмәкне җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен икмәк пешерүчеләргә түләнә торган субсидияләр дә арттырылган. 1 килограмм социаль икмәк сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау күләме 4,5 сумнан 6 сумга кадәр арткан.

 

https://tatar-inform.tatar

Р. Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев