Тырышлык белән, хезмәтне яратып эшли ул
Тәҗрибәле механизатор Илгизәр Назим улы Батталов 47 елдан артык тракторчы булып эшли.
Ул – инде хәзер югары квалификацияле, авыл хуҗалыгында бай тәҗрибә туплаган механизатор. Иске Иштирәк авыл җирлеге территориясендә аграр хуҗалыкта үзгәрешләр булгач, 2020 елдан “Август-Лениногорск” җәмгыятендә эшли башлый.
Җәмгыять җитәкчелегенең сәясәте җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән – авыл хуҗалыгы җирләре һәм сөрү җирләре өлеше 2020 елда 27 мең гектардан 2025 елда 38,9 мең гектарга кадәр артты, яңа заманча техника, минераль ашламалар, бөртекле һәм азык культураларының районга яраклаштырыла торган орлыклары сатып алынды.
Чиксез басу-кырларны эшкәрткән, ашлык чәчкән, хуҗалык малларына азык хәзерләгән, уңыш җыйган механизаторларга көчле техника ышанып тапшырыла. Илгизәр Батталов та биредә заманча техниканы иярләргә өйрәнә, “GLAAS Axion950” тракторының һәм авыл хуҗалыгы агрегатларының максималь техник мөмкинлекләрен куллана.
“Август-Лениногорск” хуҗалыгы мәгълүматларына караганда, 2023 һәм 2024 елларда Glaas Axion950 тракторында Илгизәр Батталов 1739 һәм 2405 гектар чәчүлек җирләрендә язгы чәчү эшләрен башкарган.
Язын чәчүдә эшләсә, җәйгә аяк баскач, мал азыгы ташуда, сенажны трамбовкалауда эшли.
Урак чорында исә бөртеклеләр ташуда көч түгә.Үз техникасына һәрвакыт җаваплы карашлы ул.
Аграр тармакта яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен оптималь агротехник срокларны үтәү бик мөһим, шул ук вакытта игенченең хезмәте һава шартларына бәйле, һәм кыр эшләре еш кына һава шартларына туры китереп тәүлекнең теләсә кайсы вакытында башкарыла. Бу режимда ул күп еллар тырышып эшли.
Авыл уңганы җәмгыять җитәкчелеге тарафыннан һәрвакыт мактаулылардан. Эшенә күрә хөрмәте – хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан истәлекле бүләкләргә, акчалата премияләргә дә лаек була. “Август-Лениногорск” тарафыннан Район Сабантуйларына, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетына мактаулы хезмәткәр буларак җибәрелә.
“Илгизәр Назим улы – яшьләргә тәҗрибәле остаз булып та тора. Үзенең киңәшләрен җиткерә, авыл хуҗалыгына яшьләр дә күбрәк килсен дип тели. Авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист һөнәренең абруен күтәрүгә һәм үстерүгә зур өлеш кертә, яшьләргә механизатор һөнәренең серләрен үз шәхси үрнәгендә ача”, - диләр хуҗалыкта аның турында.
Күптән түгел Лениногорск районында 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга планнар буенча хисап сессиясе узды. Сессия ахырында төрле тармакларда эшләүче алдынгы хезмәт ияләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте Илгизәр Назыйм улы Батталовка бирелде.
фото: ЛМР сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев