Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Үзгәрүчән һава торышы Лениногорск кырларындагы уҗымнарга ничек тәэсир итә?

Узган ел ахырыннан бирле һәм ел башындагы һава торышы үзгәрүчән.

Көн җылы булып, бераз эретсә, икенче көнгә туңдырып та җибәрергә мөмкин. Район кырларындагы уҗымнарга мондый һава торышы ничек тәэсир итә?

Районыбыз кырларында узган ел көзен чәчелгән уҗымнарның күбесе кышка яхшы хәлдә кергән. Кыш айлары дәвамында аларның торышын Татарстан буенча “Россельхозцентр”ның Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре кырга чыгып, карап, тикшереп, анализлап тора.

Шушы атнада белгечләр “Август-Лениногорск” хуҗалыгының Тукмак авылындагы кырга чыгып, уҗым бодаеның торышын тикшерделәр. “Россельхозцентр”ның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев сүзләренчә, уҗым культураларын саклап калу өчен үсемлекләрдәге шикәр күләме мөһим. “Без бодайның шикәр күләмен алып, Әлмәт станциясенә җибәрдек. Нәтиҗәләрне көтәбез. Кырда кар катламы 40 сантиметр тәшкил итә. . Үсемлек тармаклану үзәгендә температура 0 градус тирәсе иде”, - ди Марат Ганиев.

Тикшерү өчен алар “Московская 56” сорты булган уҗым бодаен алганнар, ул 105 гектарда чәчелгән. Белгечләр әйтүенчә, уҗымнар торышы яхшы хәлдә, һәлак булучы үсемлекләр юк.

Район кырларында уҗым бодае 12 мең 470 гектарда чәчелгән, шуның 4026 гектары – яхшы, 5089 гектары – канәгатьләндерерлек хәлдә.

Көзге арыш 951 гектарда, шуның 855 гектары – яхшы, 96 гектары - канәгатьләндерерлек хәлдә.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең Лениногорск бүлеге белгечләре алга таба да кырларга чыгып, уҗымнарны авырулар, корткычлар, минераль ашламаларның тәэсир итү көче ягыннан тикшерүләр үткәрәчәк.

  • Белешмә
  • Лениногорск районында 2025 елгы уңыш өчен 13 мең 421 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Бу узган елгы белән чагыштырганда, 6 мең гектардан артык.

 

фотолар: Марат Ганиевтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев