Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек ир-ат наркотик матдәләр үстерүдә һәм саклауда шикләнелә. Хокук сакчылары аның өеннән тугыз килограммга якын киндер алган. Бу хакта “Татар-информ” ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә нигезләнеп яза.
Ир-атның йорт яны участогын тикшергәндә 282,5 грамм марихуана, электрон үлчәүләр, төрү материаллары һәм киндер табылган. Ачыкланганча, ул киндерне өеннән ерак булмаган чокырда үстергән. Әзер наркотик матдәне махсус җиһазландырылган ишегалды корылмасында киптереп, саклаган. Тикшерү версиясе буенча, аны алга таба сату максаты булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. 63 яшьлек ир-атка 10 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев