Гөлсем Минһаҗева – 30 ел китаплар илендә
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлсем Минһаҗева – 30 ел китаплар илендә

Хезмәттәшләреннән җылы сүзләр.

Шушы көннәрдә Зеленая Роща авылы китапханәсендә 30 елдан артык китаплар илендә хезмәт иткән Гөлсем Закир кызы Минһаҗева күркәм юбилеен билгеләп үтте. 

Бу хакта Зеленая Роща китапханәчесе Әлфия Хафизова китапханәнең социаль челтәрендә хәбәр итә. “Гөлсем Закир кызы үз эшен, китап укучыларны  һәм, әлбәттә, күңеленә якын булган авылдашларын яратып эшләде”, - ди Әлфия ханым. 

Озак  еллар Гөлсем Минһаҗева коллегасы  Зөһрә Усманова белән бергә эшләгәннәр. Балалар һәм олылар  өчен кызыклы, эчтәлекле, истә кала торган чаралар үткәргәннәр. Танылган кешеләр белән очрашулар, район семинарлары, юбилейлар – барысын да санап чыгу мөмкин түгел. Әмма Гөлсем Закир кызының иң зур казанышы — аның ярдәме белән язылган һәм аның туплаган материаллары нигезендә чыгарылган Зеленая Роща авылы турындагы китап.

 “Ул күп еллар дәвамында туган якны өйрәнү эше алып барды, авыл тормышы, авылдашлар турында архив җыйды. Мин нәкъ менә шундый талантлы остазымнан китапханә белән идарә итүне  үз кулыма алуым белән  горурланам. Гөлсем Закир кызын юбилее белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, озак гомер телибез”, - дип яза Әлфия Хафизова.
 


Нет комментариев