Атмосфера басымы атна ахырына күтәреләчәк.
Якын көннәрдә Татарстанда тотрыклы кышкы һава торышы режимы формалаша башлаячак. Ике тапкыр кар явуы, атмосфера басымында тирбәнешләр көтелә һәм сизелерлек салкынайтачак. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Белгеч сүзләренчә, көньяк Балкан циклоны явым-төшемнәр алып киләчәк. Сишәмбе һәм чәршәмбе урыны белән җепшек кар явуы ихтимал.
«Алга таба пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә кар явар дип фаразлана: бу вакыт эчендә 5-7 сантиметр кар яварга мөмкин, һәм республикада тотрыклы кар катламы барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте эксперт.
Шувалов сүзләренчә, атна башында көндезге сәгатьләрдә температура фоны нуль градус тирәсендә сакланачак, әмма атна ахырына термометр баганалары -3..-6 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 12-14 метр тизлектә искән җил аркасында мондый һава торышы салкынрак, якынча -11..-12 градус кебек тоелачак.
Атмосфера басымы атна дәвамында тотрыксыз булыр дип көтелә: сишәмбе ул терекөмеш баганасының 740 миллиметрына кадәр төшәчәк, шуннан соң арта башлаячак һәм атна ахырына күтәреләчәк.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев