Проектта катнашу өчен илнең төрле төбәкләреннән 13 меңнән артык гариза килгән.
Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее "Лицеисткалар" командасы "Флагманнар мәгарифе" бөтенроссия проекты йомгаклары буенча илнең иң яхшы ун педагогик коллективы арасына керде. Конкурс финалы 21 ноябрьдә Мәскәүдә "Россия" Милли үзәгендә узды.
Проектта катнашу өчен илнең төрле төбәкләреннән 13 меңнән артык гариза килгән. Финалга Россиянең 46 субъектыннан 100 команда чыккан.
Берничә көн дәвамында катнашучылар һөнәри сынаулар узган. Аерым алганда, Бөгелмә педагогларына мәктәп укучылары өчен тәрбия чарасын мөстәкыйль рәвештә эшләргә һәм үткәрергә туры килгән. Дәрес әзерләүгә һәм үткәрүгә бер сәгать вакыт бирелгән.
Моннан тыш, командалар педагогик кейсларны чишкән. Сынаулар йомгаклары буенча "Лицеисткалар" проектның ун иң көчле коллективы арасына кергән. Җиңүчеләр махсус бүләкләр алган һәм "Флагманнар мәгарифе" һөнәри берләшмәсенә кушылу мөмкинлегенә ия булган, анда алар тәҗрибә уртаклаша һәм үз практикаларын педагогик бергәлеккә тәкъдим итә алачак.
татар-информ
Нет комментариев