Айрат Җәлил улы Воевода
Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән хәрби батырлыклары, кыюлыгы өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Айрат 2000 елда Шөгердә туып-үскән. 2018 елда Шөгердә Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлый. Шул елны хәрби хезмәт буенча Казан танк училищесына укырга керә, 2022 елның 29 июлендә аны тәмамлый.
Узган ел көз аенда контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгән. 2023 елның 13 июнендә хәрби офицер, лейтенант, танк батальоны танк взводы командиры Айрат Җәлил улы Воевода Украина территориясендә махсус хәрби операцияне үтәгәндә батырларча һәлак булды.
24 июньдә Айратны туган авылы Шөгердә соңгы юлга озаттылар. Авыл советы бинасы каршында хушлашу мәрасиме узды. Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин әйтүенчә, Айрат һәрвакыт иң яхшылар рәтендә булган. “Көчле характерлы егет иде. Лидерлык сәләте дә аңарда бар иде”, - ди ул.
Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең директор урынбасары Наилә Исмәгыйлева Айратны тәртипле, тәрбияле, гадел укучы булды, дип искә алды. “Ул мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашты. Яхшы укыды, кызыксынучан иде”, - ди. Айрат өлкәнрәк сыйныфларда укыганда Наилә Фәритовнага хәрби училищега укырга керү уе барлыгын әйткән. 2018 елда Казан танк училищесына укырга да керә.
Айратның беренче укытучысы Гөлназ Гафиятуллина аның беренче класска килүен һәм отпускка кайткач, чәчәк букеты белән укытучысы янына килүен искә алды. “Якты йөзле, ачык, мәрхәмәтле итеп хәтеремдә калды ул минем”, - диде.
“Айрат безнең Ватанны, безне яклап һәлак булды. Без аның батырлыгы белән горурланабыз”, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Айрат белән хушлашырга бик күп халык килгән иде. Авылдашлары, дуслары, укытучылары, классташлары һәм башкалар. Айратның әнисе – Татьяна Владимировнага Россия Президенты Указы нигезендә билгеләнгән Батырлык ордены медален тапшырдылар. “Минем улым Айрат хәрби һөнәрен барысына да әзер булып, әлеге һөнәрнең җиңел булмаячагын белеп сайлады. Ул батырларча үз бурычын үтәде, улым белән горурланам”, - диде.
Айрат Җәлил улы Воевода (22.12.2000 – 13.06.2023)
#БезненГеройлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев