Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Артем Вагиз улы Мурасов

Артем Чимкент өлкәсенең Кентау шәһәрендә туган. Гаилә Лениногорск районының Ивановка авылына күчеп килгән. Артем Ивановка урта мәктәбен тәмамлый, Лениногорск нефть техникумында укый.

2009 — 2010 елларда Артем армиядә хезмәт үтә. 2022 елның 28 октябрендә 41869 хәрби частенә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла. 2024 елның 14 мартында махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була.

Артемны соңгы юлга озату мәрасимендә дуслары арасыннан Николай Ярков аның турында: «Артем минем иң якын дустым, абыем кебек иде. Кыю, теләсә кайсы минутта мохтаҗларны якларга әзер иде. Шул ук вакытта бик талантлы да, матур җырлый һәм гитарада уйный иде. Без аның белән вахтада йөреп эшләдек. Иркутск шәһәренә эшкә барганда дүрт тәүлек буе ике яңа җыр өйрәндек, алар безнең өчен гимн булды. Җырлар, әлбәттә, мәхәббәт турында. Артем кыска вакытлы ялга кайткач та җырлаган идек. Ул чагында бөтен авыл балаларын җыйды Артем, тәм — томнар өләште, сугыш һәм анда ничек көннәре үтүе турында сөйләгән иде», — дип искә ала Николай.

Артем Вагиз улы Мурасов (28.08.1989 — 14.03.2024 г.)

Фото гаилә архивыннан.

Ильмира Гареева.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев