Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Дамир Гомәр улы Шиһабиев

Махсус хәрби операциядә катнашкан Дамир Гомәр улы Шиһабиев, яу кырында күрсәткән кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә.

2022 елның 23 октябрендә «Астра» кушаматлы элекке разведчик яңадан хәрби камуфляж формасын кия һәм корал алып ватанны саклаучылар сафына баса.

«Мәктәптә укыганда ук, мин булачак иремнең милләт буенча татар булачагына ышандым. Политехник колледжда пешекче-кондитерлыкка укыганда, социаль челтәрләрдә югары сыйныф укучысыннан смс-хәбәр алдым, ул минем телефон номерымны сорады һәм очрашырга чакырды», дип искә ала хәрбинең хатыны Анастасия. 

Дамир Шигабиев, — дип күрсәтелгән социаль челтәр битендә бер сөйкемле егет карап тора. Кыз фотосурәткә карый да, дулкынланып «Мой татарин!», — дип әйтеп куя шул мизгелдә. 

Шул кичне Дамир Анастасияның очрашуга риза булуына шатлана, алар озак кына машинада йөри, егетнең аның белән аерылышасы килми. Тыйнак, оялчан, акыллы, шул ук вакытта чибәрлеге белән ул Дамирның йөрәген яулый. Шул көннән башлап алар яшь пар булып очрашып йөри башлый. 

Яшь парның бер-берсенә булган мәхәббәте сынаулар да уза. Егет 2012 елның май аенда армия сафларында хезмәт итәргә чакыру кәгазе ала. Оренбург өлкәсендә разведка бүлегендә хезмәт итә. Дамирның туганнары белән Анастасия аның янына хәрби ант биргән вакытта бара. Аннары бер-береңне сагынып көтү, хатлар алышу, көн дә шалтыратулар башлана. Ниһаять, Дамирның армиядән кайту вакыты җитә. 2013 елның июнь аенда яшь йөрәкләр кабат кавыша.

Анастасия белән Дамир 2015 елның 30 гыйнварында гаилә кора. Шул ук елның 25 июлендә яшь гаиләдә беренче бала — Данис туа. 2019 елның 1 февралендә Дамир, кызы Карина белән яраткан тормыш иптәшен бала тудыру йортыннан каршы ала. 

«2022 елның 23 октябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүе турында хәбәр килә. Дамир ашыгыч рәвештә җыена башлый. Әгәр чакырсалар, кичекмәстән барам», — дип әйтүен искә ала бүген тормыш иптәше Анастасия.

Дамир хәрби әзерлекне ике ай дәвамында Казан-Экспода уза. Анастасия атна саен ире янына барып хәлен белә. Дамирның «Опель Астра» машинасы булганга үзенә «Астра» кушаматы ала.

«Гади тормышта Дамир мунчага йөрергә яратты, үз мунчасын төзергә хыяллана иде», — ди тормыш иптәше Анастасия. Май аенда кыска вакытлы ялга кайта, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга карар итеп участок сатып ала. Ләкин, кызганыч, мунча салып өлгерми. 2024 елның 10 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы турында хәрби частьтән хәбәр килеп ирешә. Балалары да, тормыш иптәше дә югалтуны авыр кичерәләр. Лениногорскиның тагын бер батыр улы белән хушлашырга йөзләгән лениногорскилы «Ихлас» мәчете каршына җыела. 

6 нчы мәктәп директоры Ирина Никифорова да шушы мәктәпне тәмамлаган укучысы турында болай ди: «Дамир безнең күңелләрдә гади, ярдәмчел, һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер торган егет булып истә калачак. Шул ук вакытта илебезнең чын батыры да ул. Курыкмыйча, кулына мылтык алып, илебез өчен, безнең тыныч тормышта яшәвебезне теләп илебез данын якларга китте. Аны әле гомеренең чәчәк аткан вакытында соңгы юлга озату бик авыр. Батыр, илебез өчен лаеклы егетне тәрбияләгән ата — анага зур рәхмәт. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, мәктәп музеенда махсус хәрби операциядә күрсәткән батыр лениногорскилыларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Хәзер менә Дамирның да истәлеге булып исеме мәңгеләштереләчәк», — диде ул. 
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Дамир политехник колледжда машина ремонтлау буенча слесарьлыкка укый. Политехник колледж директоры Ольга Фролова аны намуслы студент, һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер торган, яхшы иптәш, дуслыкның кадерен белә торган кеше булуын искә ала. Уку йорты музеенда аның турында, аның кылган батырлыгын чагылдырган стенд та урнаштырылачак.

Дамирны соңгы юлга озатырга эшләгән цех начальнигы Андрей Кузьмин да килә. Ул да аны: «Ышанычлы иптәш, тугры дус, үз эшенең остасы иде ул. Безнең күңелләрдә якты күңелле, ачык йөзле кеше булып калачак ул», — диде Андрей Владимирович.

Соңгы юлга озату мәрасимендә районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков Дамирның әти-әнисе — Гомәр Габделнур улы һәм Гүзәлия Әнәс кызы, тормыш иптәше Анастасия, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Лениногорскиның хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов Россия Президенты Владимир Путинның боерыгын укыды, анда рядовой Дамир Гомәр улы Шигабиев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнүе турында язылган иде. Аны геройның улы — 9 яшьлек Даниска тапшырдылар. Малай 5 яшьлек сеңлесе Каринаны кулыннан тотып, батыр әтиләре өчен горурлык хисе тоюлары, "Безнең әти — Герой!",- дигән карашлары әллә каян күренеп тора иде. 

"Мунчасы да Дамир сатып алган участокта төзелер... вакыт үтеп яралар бераз булса да төзәлмәсме..",- дип моңсу гына әйтеп куя Анастасия.

Дамир Гомәр улы Шиһабиев (28.05.1993 - 10.06.2024)

Автор: Илмира Гәрәева.

Рамия Гарифуллина тәрҗемәсе.

Фото: гаилә архивыннан

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев