Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Константин Звонарев - Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән хәрби батырлыклары өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде

2022 елның 19 июлендә районыбызның Мордва-Кармалка авылы сөекле улын – Константин Звонаревны соңгы юлга озатты. Аңа нибары 38 яшь иде.

Өлкән сержант, сапер, мотоукчы взводы отделениесы командиры Константин Андреевич Звонарев 2022 елның 14 июлендә, Украина территориясендәге махсус хәрби операциядән алган яралардан Санкт-Петербург Хәрби медицина академиясендә вафат була.

Батыр солдатны озатырга бөтен авыл халкы килде, барысының да йөзен кайгы-хәсрәт томалаган, барысы да «яшь килеш гомере өзелде бит, гаиләсе белән яшәргә дә яшәргә иде әле», диләр. 

Газиз баласын югалтудан тәмам хәсрәткә баткан әнисе, кулында 1 яшь ярымлык кызы белән хатыны Анна бигрәк тә кызганыч, Ходай мондый кайгыны күрсәтмәсен иде.

Константин Звонарев районыбызның Мордва-Кармалка авылында 1984 елның 14 июлендә туган. Аларның гаиләсе ишле була, 5 бала үсәләр. Констинның тагын ике апасы һәм ике абыйсы бар, ул — төпчеге булып үскән. Авыл мәктәбен тәмамлагач, 2002 елда Лениногорск нефть техникумына укырга керә. 2006 елда тәмамлый.

2007 елның 21 июнендә хәрби хезмәткә чакырыла һәм 83320нче хәрби частьтә хезмәт итә, бер елдан — 2008 елның 21 декабрендә запаска җибәрелә.

2013 елда контракт төзи һәм килешү нигезендә шушы елның 15 августында Краснодар крае Молькин хуторына хәрби хезмәткә китә. Константин гаиләсе белән Краснодарда яшәгәннәр. Хатыны белән бергә бары 4 ел гына яшәп калганнар. 1,5 яшьлек Мария әлегә берни белмәсә дә, үскәч, аңа әнисе барысын да сөйләп бирер, әтиең батырлык үрнәге күрсәтте, дияр. Мария әтисе белән горурланыр. 

Константинның әнисе — Вера Мальковская (1950 елгы) Мордва Кармалка авылында яши. Әтисе 2003 елда вафат булган. Хушлашырга килүчеләрнең барысы да Вера Сергеевнага шундый батыр ул үстерүе өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр. 

Хушлашу мәрасиме авылда, Архангел Михаил чиркәвендә үтте. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстанның Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин, шәһәр һәм район хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, Казаннан хәрбиләр, курсантлар һәм авыл халкы катнашты. 

«Константинның тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Бүген, Вера Сергеевна, сезнең һәм туганнарының кайгысын бернинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз, мондый ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә, сез илебезнең чын патриотын тәрбияләгәнсез, без улыгыз белән горурланабыз», — диде Рәгать Хөсәенов. 

Мордва Кармалка авыл башлыгы Ольга Кириллова Константинны акыллы, бар эшне дә үтәргә әзер торган егет иде, дип искә алды. «Мин педучилище тәмамлап, авылга башланыч классларга укытучы булып килдем һәм Константинның классын укыттым. Класс актив булды, Костя спорт, үзешчән сәнгать чараларында да катнашты, шигырьләр сөйли иде. Авылда беренчеләрдән булып, контракт буенча хезмәт итәргә китте. Без аның белән карары белән горурландык. Лидерлык сыйфатлары да аңарда бар иде. Тәрбия өчен әнисенә һәм әтисенә зур рәхмәт», — ди Ольга Кириллова. 

Өлкән сержантны хәрби оркестрлар белән, зур хөрмәт белән соңгы юлга озаттылар. Чиркәү янындагы зиратка җирләделәр. 
Ватаныбызны яклап һәлак булган солдатлар, батыр уллар онытылмас. Алар мәңгегә безнең хәтердә!

#БезненГеройлар 

Фотолар: Звонаревларның гаилә архивыннан

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев