Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
#БезненГеройлар

Раил Атлас улы Габидуллин

«Барс» позывное булган кыю хәрби Раил Габидуллин балачактан ук хәрби булырга хыяллана, шунлыктан Ватанга хезмәт итүгә ышаныч белдерүе белән горурланган.

Раил Атлас улы Габидуллин 1997 елның 13 февралендә туган. Мәктәптән соң Лениногорск политехник колледжында укый. Аннары Чиләбе шәһәрендә хәрби хезмәткә алына. 

Булачак тормыш иптәше Аленаны Раил беренче тапкыр 2017 елда очрата, ләкин ул чакта алар әле киләчәктә бергә булачакларын күз алдына да китермиләр. Кич буе бергә аралашып йөрү белән генә тәмамлана танышу, хәтта телефоннарын да бирешмиләр. 2019 елда ул яңадан Аленаны очрата һәм бу юлы инде үзенең бәхетен кулыннан ычкындырырга җыенмый. Бер елдан соң , 2020 елның октябрендә алар бер гаилә булып яши башлыйлар. Ул вакытта Аленаның беренче никахтан туган 4 яшьлек улы була, Раил үзенең алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмавын әйтә. Алена ризалаша, чөнки ул Раилдә үзенә һәм улына ихлас мәхәббәт, кайгыртучанлык күрә, Раилнең үз-үзенә ышанган, максатчан булуы, лидерлык, хәтта командирлык сыйфатлары да зур роль уйный бу эштә.

2022 елның 15 февралендә гаиләдә икенче уллары — Тимерлан туа. Шул елның җәендә балалар беренче тапкыр диңгезгә баралар, Сочи комында кызыналар. Бәхет чиксез һәм беркайчан да бетмәс кебек тоела…

2022 елның 28 октябрендә иртәнге сәгать 4тә Раил инде 4нче мәктәп территориясендә, мобилизацияләнгән башка кешеләр белән бергә Казанга хәрби җыенга, аннары фронтка алып китәргә тиешле автобус янында тора. Җиде яшьлек Святослав һәм 9 тугыз айлык Тимерлан һәм тормыш иптәше Алена Раилне озатып калалар.

Казан танк училищесы полигонында Раил алгы сызыктагы бурычларны үтәүгә ныклап әзерләнә башлады. Солдатлар белән тактик, ут, медицина хәзерлеге үткәрәләр.

Раил 2024 елның апреленә кадәр махсус хәрби операциядә сугышчан бурычларын үти. 2 мартта кыска вакытлы ике атналык ялга кайта. "Бу без бергә үткәргән иң бәхетле көннәр булды. Машина алдык, тулы гаиләбез белән үткәргән һәр минутка шатландык. Раил балачагы үткән Подлесныйда йорт салырга хыялланды, шул турыда сөйләштек",- ди Алена. 

2024 елның 19 апрелендә командир шалтыратып Аленага үзәк өзгеч хәбәр әйтә: "Көнчыгыш хәрби округының 29 нчы гомуми гаскәр армиясе 430 нчы мотоукчылар полкы, 2 нче мотоукчылар батальоны 7 нче мотоукчылар ротасының 2 нче мотоукчылар взводы өлкән укчысы Раил Атлас улы Габидуллин 2024 елның 19 апрелендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булды",-ди. 

Россия Федерациясе Президенты Указы белән Раил Габидуллин Батырлык ордены белән вафатыннан соң бүләкләнә. 

Раил Габидуллинның сыйныф җитәкчесе булган Татьяна Миназова үз укучысы турында җылы итеп сөйли: "Игелекле, ярдәмчел, бик энергияле һәм тиктормас-шук малай, ул башка укучылардан ихлас эмоциональлеге белән аерылып тора иде. Бик җаваплы, һәрьяклап аңлы-белемле, акыллы, бик яхшы укый, бөтен нәрсәне бер ишетүдә тотып ала, хәтерендә саклый иде. Күңелле һәм шат күңелле Раил мәктәп тормышында бик теләп катнашты, театральләштерелгән спектакльләрдә төрле пландагы рольләрне уйнады, клубта үзешчән сәнгатьтә катнашты. Сыйныфташлары белән үзара мөнәсәбәтләрне һәрвакыт дустанә-тату булды, аңарда лидерлык сыйфатлары да бар иде",- ди ул.

Раил Атлас улы Габидуллин (13.02.1997 — 19.04.2024)

Фото: гаилә архивыннан

Ильмира Гареева.

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев