Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Равил Фәрит улы Бирдиев

Кыю, батыр йөрәкле егетнең исеме тарих елъязмасына кереп калыр. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Равил Лениногорскида 1992 елда туа. Шәһәрнең 3нче мәктәбендә белем ала. 9нчы сыйныфтан соң политехник колледжда һөнәри белем — ташчы белгечлеге ала. Политехник колледжның директор урынбасары Ольга Фролова Равилне актив, аралашучан егет иде дип искә алды. «Әгәр ул берәр эшкә тотынса, ахырына кадәр башкара. Алдына куйган максатка ирешергә тырышты, колледжның җәмәгать һәм спорт эшләрендә теләп катнашты», — ди Ольга Фролова.

Узган елның 13 июнендә үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. «Аджа» хәрби кушаматы ала. Якыннары белән элемтәгә дә чыккан. Апрельдә отпускка кайтырга тиешмен дип тә әйткән булган. Тик язмаган шул, 2023 елның 2 мартында хәрби операцияне үтәгәндә ярчык ярасы ала һәм гомере өзелә. 

«Минем улым МХОда һәлак булган соңгы солдат булсын иде», — диде Равилнең әнисе Алия Рифгатовна. Әтисе Фәрит улы белән горурлануын әйтте: «Үзе теләп илне якларга китте, чын ир-егетләр кебек адым ясады ул». 

2023 елның 14 июнендә Равил Бирдиевны хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Әти-әнисе, энесе, туганнары, дуслары, классташлары, дин әһелләре, администрация вәкилләре кайгы уртаклашырга килгән иде. 3нче мәктәп директоры Гаяз Нәҗметдинов: «Нинди юату сүзләре әйтергә дә белмим. Безнең мәктәп коллективы Равил белән горурлана», — диде. 

31 яшьлек Равил мөселман зиратында җирләнде.

Равил Фәрит улы Бирдиев (25.06.1992 — 02.03.2023)

#БезненГеройлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев