Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#БезненГеройлар

Руслан Марат улы Алтынбаев 27.01.1991 . – 22.12.2023

Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

“Без Ватан өчен кирәк. Җиңеп кайтырбыз!” – әнә шулай дип әйткән булган Руслан Алтынбаев, махсус хәрби операция зонасына китәргә повестка алгач.

2022 елның 28 октябрендә Иске Куак авылы халкы, якыннары озатуында илебезне сакларга юнәлә.

Әнисе – Люция ханым Рифкатовна әйтүенчә, Руслан яраланып, кайткач та, аның Казан хәрби госпиталендә дәвалану мөмкинлеге, аннары хәрби-табиблык комиссиясе үтеп, өйдә калу мөмкинлеге булган. Тик ул иптәшләре “алгы сызык”та булганда, өйдә калу турында уйлап та карамаган.

Руслан Алтынбаев Үзбәкстанның Сариасийск районында туа. Аннары гаилә Татарстанга кайта. 11нче классны Руслан Иске Куак мәктәбендә тәмамлый. Аннары 1 ел армия хезмәтендә була.

2022 елның 28 октябрендә өлешчә мобилизация вакытында хәрби хезмәткә чакырыла. Ул стрелок – санитар булып 430нчы  мотоукчы полкның   мотоукчы батальонында хезмәт иткән. Еш кына яу кырыннан солдатларны алып чыгып, аларга медицина ярдәме күрсәткән. Әнисенә дә шалтыратып (әнисе табиб), киңәш сорый торган булган, ничек дәваларга, нинди дарулар бирергә дип.

2024 елның 8 гыйнварында әнисенә Русланның дусты шалтыратып, 2023 елның 21 декабрендә аларның батальоны штурмга барганын, Руслан атака ясаучыларның алгы рәттә булуын, атыш вакытында, гомерен куркыныч астына куеп, яуга ыргылуын әйтә. Шул вакытта Руслан нык яралана. 22 декабрьдә һәлак була.

Руслан Алтынбаев белән хушлашу Иске Куакта үтте. Барысы да җылы сүзләр белән искә алдылар. Кайгы уртаклашу сүзләрен әтисе белән әнисенә – Марат һәм Люция ханыма җиткерделәр. Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов МХОда күрсәткән батырлыгы өчен Русланга дигән Батырлык орденын аларга тапшырды. 

Хәрби Руслан Марат улы Алтынбаевны хөрмәтләп, Сарабиккол авылы зиратында җирләделәр.

#БезненГеройлар.

фотолар: гаилә архивыннан

Чыганак: https://leninogorsk-rt.ru/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев