2039 елда Татарстанда Корбан бәйрәмен ике тапкыр билгеләп үтеләчәк
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

2039 елда Татарстанда Корбан бәйрәмен ике тапкыр билгеләп үтеләчәк

Татарстан мөселманнары, бөтен дөньядагы кебек үк, 2039 елда Корбан бәйрәмен бер елда ике тапкыр билгеләп үтәчәк.

Бу ислам ай календареның кояш календареннан 11 көнгә кыскарак булуы һәм мөселманнарның төп бәйрәмнәре даталарының ел саен күчә баруы белән бәйле. Нәтиҗәдә, 2039 елда Корбан бәйрәме шул ук елның гыйнварында һәм декабрендә билгеләп үтеләчәк.

Корбан бәйрәме ай календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә ел саен билгеләп үтелә. 2039 елда бу дата якынча 6 гыйнварга һәм 26 декабрьгә туры киләчәк.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала. Ел саен аның датасын башта ТР мөселманнары Диния нәзарәте билгели, ә аннары республика Рәисе раслый.

 

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев