Гашура көне: тәүбә итү, шөкер итү
Ничек үткәрергә?
Уйлану, тынычлык һәм рәхмәт белдерү көне
Гашура – ислам календаре буенча Мөхәррәм аеның унынчы көне, бу – гыйбадәт кылу, рәхмәт әйтү һәм ураза тоту мөмкинлеге.
Гашура көне югары рухи кыйммәткә ия. Гашура көнендә ураза тоту сөннәт дип санала һәм ул тыйнаклык, чистарыну, диндарлыкка омтылу дигән мәгънәне аңлата. Күп кенә мөселманнар Гашура көнендә генә түгел, ә бер көнгә иртәрәк яки соңрак – мөхәррәм аеның 9 яки 11 көнендә дә ураза тоталар.
2026 елда Гашура көне 25 июньгә туры килә. Бу көнне ураза тоту сөннәт. Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) 2 көн рәттән ураза тотарга киңәш иткән: Гашура көнне һәм бер көн алдан яки арттан. Мәсәлән 2026 елда, 24-25 июнь яисә 25-26 июнь көннәрендә тотарга була.
«Гашура көне – Аллаһ якын пәйгамбәрләренә яхшылык кылган, игелек өләшкән көн. Бу көнне Идрис, Нух, Муса, Гайсә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аерым билгеләп үтелгән. Шул ук вакытта бу көнне мөселман дөньясында зур фаҗига булганын да беләбез – Пәйгамбәр Мөхәммәд хәзрәтнең оныгы Хөсәен ибн Али үтерелә. Шуңа күрә бу бер үк вакытта шатлыклы да, кайгылы да көн. Коръәндә «без көннәрне алмаштырабыз» дигән аять бар. Бу шатлыклы көннәрне кайгылы көннәр алыштыра, ә кайгылы көннәргә алмашка шатлыклы көннәр килә, дигәнне аңлата. Кеше һәрвакыт шатлыкта гына яки кайгыда гына яшәми. Шуңа күрә бу истәлекле көн шатлык һәм кайгының бер-берсе белән янәшә торуын күрсәтә», – дип аңлата Фәрит хәзрәт Сәлмән.
Гасырларга барып тоташкан тарих
Фәрит Сәлмән әйтүенчә, мөселманнар Гашура көнендә Мәккәдән Мәдинәгә (Һиҗри) күчеп килгәннән соң гына ураза тота башлаганнар. Сүз уңаеннан, ислам динендә ай календаре буенча елны санау нәкъ менә шушы вакыйгадан алып барыла да инде.
«Мәдинәгә күчеп килгәч (ә шәһәр ул вакытта күпмилләтле булган), Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм җирле яһүдләрнең бәйрәм иткәннәрен күргән. Ул аларның нәрсә бәйрәм итүләре белән кызыксынган. Яһүдиләр: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә Муса пәйгамбәрне һәм аның халкын Фиргавен җәбереннән коткарды», – дип җавап биргән. Аларны тыңлагач, Мөхәммәд Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Без, мөселманнар, Мусага алардан якынрак», – дигән хәзрәт.
Бу көнне ничек үткәрергә?
Рамазан аенда ураза тоту мәҗбүри була башлаганчы, ураза тоту нәкъ менә Гашура көнендә мәҗбүри саналган. Бу әлеге көндә ураза тоту мөһим булуны ассызыклый.
Гашура көнендә тоткан ураза бик күп бәрәкәт китерә. Мәсәлән, ел буе кылынган кече гөнаһлар кичерелә. Хәдистә әйтелә: «Гашура көнендә тоткан ураза узган елның гөнаһларын кичерер» (Мөслим).
Моннан тыш, мөселманнарга бу көндә башка төрле игелекле гамәлләр кылу турында да онытмаска кирәк. Мәсәлән, мохтаҗларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә, туганлык җепләрен сакларга, дога кылырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев