Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Лениногорскида Корбан Гаете уңаеннан зур бәйрәм узды (ФОТОЛАР)

Бүген мөселман халкы Корбан Гаетен билгеләп үтә. Шул уңайдан, шәһәрдә, "Мәхәббәт" паркында бәйрәм узды.

 

Халык күпләп килгән иде. Хәзер мондый бәйрәмне көтеп алалар. Корбан бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин котлады.

Коръән сүрәләре укылды, халык белән викторина оештырылды.

Кайнар пылаудан, шашлыктан авыз иттеләр. Чәй эчеп алырга да була иде.

Балалар өчен төрле уеннар әзерләгәннәр, алар рәхәтләнде уйнап.

Розалия Мостафина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев