Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Фольга белән кайчы үткенләргә мөмкин

Фольганы кайчы үткеннәр өчен дә, көмеш кашыкларны ялтырату өчен кулланырга мөмкин.

Савытның төбенә фольга җәябез (ялтыравыклы ягы өстә калырга тиеш). Кашык-чәнечкеләрне шунда урнаштырабыз.

Стаканның дүрттән бер өлеше күләмендә содага, стакан тулганчы, җылы су агызабыз да, болгатып, савытка салабыз. 15 минуттан соң кашыклар, кибеттән алгандагы кебек, ялтырап калачак. 

* Фольга белән кайчы үткенләргә дә була. Моның өчен фольга кисәген кискәләргә генә кирәк. Кайчы үткенләнәчәк, шул ук вакытта тутыгы да юкка чыгачак. 

* Фольга җылылык кайтару үзенчәлегенә ия. Кер үтүкли торган тактаның тышлыгы астына шуны җәйгән очракта, кием бик җиңел һәм тиз үтүкләнәчәк.

"Балтач-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев