Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Яран гөлгә йод кирәк

Яран гөлне яратмаучы хатын-кыз бармы икән ул? Аның бит аллы-гөлле чәчәкләре бөтен тәрәзә төбен яктыртуы, хуш исен таратып утырулары...

Яран гөлләрегез ел әйләнәсе чәчәк атсын дисәгез, аны йод белән сыйлагыз. Юмартланып китеп артыгын сибеп җибәрә күрмәгез — аңа нибары бер тамчы да җитә. 1 л суга 1 тамчы йод болгатып, гөлнең төбенә түгел, ә туфракның чүлмәккә якын өлеше тирәли 50 мл чамасы сибеп чыгыгыз.

Артыкка китсә, тамырларын яндыруы бар. Алда әйтелгәнчә сипсәгез, сезне яраннарыгыз купшы чәчәкләре белән сөендерер.

А. Гыйльманова, Казан шәһәре. 

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев