Имбир ютәлдән коткара
Ютәл үзәккә үтсә, имбирле чәй эчеп карагыз әле.
4 аш кашыгы вак уылган имбирне 2 л суда 10 минут пешерәбез дә, бераз суынгач, 6 аш кашыгы бал яки 4 аш кашыгы әфлисун согы кушып, җылы килеш эчәбез. Теләге булган кеше сөт тә куша ала.
Сүз уңаеннан, имбир микробларны үтерә, кан әйләнешен яхшырта, иммунитетны ныгыта, ялкынсынуны һәм авыртуны баса, какырыкны куптара, температураны һәм кан басымын төшерә, тынычландыра.
ОНЫТМАГЫЗ: ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гепатит, аритмия, аллергия булганда, имбир белән дәваланырга ярамый. Ул диабетка каршы һәм йөрәк даруларының тәэсирен дә көчәйтә.
Ике яшькә кадәрге балаларга имбирле дарулар бирергә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев