Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кишер-чөгендерләрне язга кадәр ничек әйбәт итеп сакларга?

Кишер-чөгендерләрне җыеп алабыз да: «Нигә моның кадәр утырттым инде, барыбер сакланмыйлар бит, әрәм генә булалар», – дип, сукранабыз.

Менә без дә бер ысул тәкъдим итеп карыйк әле. Берәүләр бик мактады, ике ел инде язын баздан «свежий» яшелчә алып ашыйбыз, диләр.

Кишер белән чөгендерне алгач, яфракларыннан арындырыр­га. Яхшы һәм матурларын сайлап, әйбәтләп юарга. Төпләрен кисеп алып, ышык урында киптерергә. Зурлыкларына карап, 3-5 данәләп пакетларга тутырырга. Авызларын нык итеп бәйләп, һәрберсенә теш чистарткыч шырпы белән 4-5 тишек ясарга. Әрҗәләргә урнаштырып, подвалга төшереп куярга. Әмма җиргә (идәнгә) түгел, дымланмасын.

Бу ысулга да 100% гарантия биреп булмый, әлбәттә, чөнки һәркемнең саклау урыны төрле дымлылыкта, тирәнлектә, салкынлыкта-җылылыкта, дигәндәй... Әмма бер тапкыр сынап карау ярый, бәлки килешер.

Чыганак:  http://yashel-uzan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев