Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Куркыныч ризыклар

Суыра торган конфет, җимеш кагы, «чупа-чупс»та шикәр, химик өстәмәләр, буягыч матдәләр һ.б. күп. Чипсының бәрәңгедән ясалганнары да, кукуруздан җитештерелгәннәре дә углевод һәм майлардан тора. Чипсы буягыч һәм хуш ис бирүче матдәләргә «бай». Баллы газлы эчемлекләр шикәр, химия һәм газ кушылмасын хәтерләтә. Кока-кола, мәсәлән, тимер тутыгы, юшкынны да бетерә. Мондый эчемлекләрнең...

Суыра торган конфет, җимеш кагы, «чупа-чупс»та шикәр, химик өстәмәләр, буягыч матдәләр һ.б. күп.

Чипсының бәрәңгедән ясалганнары да, кукуруздан җитештерелгәннәре дә углевод һәм майлардан тора. Чипсы буягыч һәм хуш ис бирүче матдәләргә «бай».
Баллы газлы эчемлекләр шикәр, химия һәм газ кушылмасын хәтерләтә. Кока-кола, мәсәлән, тимер тутыгы, юшкынны да бетерә. Мондый эчемлекләрнең 1 стаканында 4-5 чәй кашыгы шикәр бар. Шуңа да алар сусауны басмый, эчәсене китерә.
Шоколад батончигында калория, химик матдәләр, модификацияләнгөн продуктлар, буягыч матдәләр, хуш исләндергечләр бар.
Сосиска, казылык - иң зыянлы ризыклардан санала. Аларда яшерен май, хуш исләндергеч, тәм бирүче матдәләр күп. Казылык, сосискаларның кайбер сортлары 80 процент соядан тора.
Майлы ит канда холестерин төерләре барлыкка китерә, йөрәк-кан тамырлары авырулары башлануга сәбәпче булып тора.
Майонез - иң калорияле ризыкларның берсе. Составында май, углевод, буягыч, хуш ис бирүче матдәләр күп. Болар кетчуп, соусларда да бар.
Тиз пешә торган токмач химиядән генә тора. Организмга бернинди файдасы юк, зыян гына сала.
Алкоголь. Организмга аз күләмдә эләккәндә дә витаминнар үзләштерелүгә комачаулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев