Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе еллык гаилә түләве турында актуаль сорауларга җавап бирә
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе еллык гаилә түләве турында актуаль сорауларга җавап бирә

Шушы елның 30 сентябре – еллык гаилә түләвенә гариза бирү өчен соңгы көн, дип искә төшерә Лениногорск Социаль фондының Клиент хезмәте.

Социаль фонд әлеге түләүне  узган ел керемнәреннән НДФЛ түләнгән 2 һәм аннан күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга билгели.

Гаиләләрдә әлеге түләү буенча сораулар туып тора, шунлыктан иң еш бирелә торган сорауларга Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова җавап бирә. 

-Гаилә өчен еллык түләү бердәм пособие билгеләгәндә исәпкә алынамы?

Юк, бердәм пособие билгеләгәндә еллык гаилә түләве исәпкә алынмый.

-Еллык гаилә түләвен билгеләгәндә Бердәм пособие исәпкә алынамы?

Әйе, еллык гаилә түләвен билгеләгәндә җан башына уртача керемне исәпләгәндә бердәм пособие исәпкә алына.

-Гаиләдә берничә бала булса, ел саен түләүне һәркемгә билгеләрләрме?

Юк, балалар санына карамастан, шартлар үтәлгәндә һәр ата-анага бер түләү билгеләнергә мөмкин.

-Киләсе елда гаилә түләвен рәсмиләштерергә мөмкин булачакмы, түләүне быел алган идек.

 Әйе, түләү өчен ел саен мөрәҗәгать итәргә мөмкин, әгәр мөрәҗәгать итүнең алдагы елында НДФЛ түләнгән керемнәр булса.

 

 

 

 

 


Нет комментариев