«Татар аты» фестивале: Чилидан Лениногорск районына кадәр (+фоторепортаж)
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татар аты» фестивале: Чилидан Лениногорск районына кадәр (+фоторепортаж)

«Татар аты» – атчылык традицияләрен оныттырмый, яңадан кайтара. Быелгы III бөтенроссия фестивале халыкара дәрәҗәгә чыкты һәм катнашучыларның географиясе киңәюе белән истә калды.

Лениногорск районының Югары Каран авылында быел да шаулап-гөрләп “Татар аты” фестивале үтте. Бәйрәм менә өченче тапкыр “Алмакай” ат утарында “Татнефть” компаниясе ярдәмендә “Россия спорты” дәүләт программасы кысаларында узды.

География киңәйде

Быел фестиваль катнашучыларының географиясе киңәйгән. Татарстан, Төркмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Башкортстан, Чиләбе, Мәскәү өлкәсе, хәтта Чилидән дә килгән йөзләп җайдак ярышларда катнаштылар. Ат чабышлары, уктан ату, атлар белән ярышлар, халык уеннары – болар барысы да истә калырлык булды, безгә татар токымлы атларның көчен, түземлеген, ә җайдакларның осталыгын, атларны хөрмәт итүләрен күрсәтте. 

Картиналар ямь бирә

Ат спорты чаралары белән беррәттән фестивальдә иҗадилык та күренде: Бөтенроссия пленэрыннан рәссамнарның картиналары күргәзмәсе, аны печән кибәннәре янына ук урнаштырганнар, ачык төсләр белән матур итеп ясалган картиналар аерым бер ямь бирде, безнең төбәк нефть белән бәйле икәнлеген тагын бер кат искә төшерде. 

Фестивальне ачу тантанасында бу эшләрнең башлангычында торучыларга аерым игътибар бирелде. Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов проектка нигез салучыларга һәм аны рухландыручыларга рәхмәт белдерде:

«Бүген безнең яныбызда әлеге эшне башлап җибәрүчеләр: «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов. Нәкъ менә аларның идеяләре, энергиясе һәм үз эшенә тугрылыгы нәтиҗәсендә бу искиткеч фестиваль барлыкка килде. Бүген ул халыкара формат алды: безнең белән Казахстан һәм Чили коллегалары. Бу хәрәкәт яңа илләрне җәлеп итеп һәм халкыбызның традицияләрен үстерүгә зур өлеш кертәчәк. Фестивальгә килгән кунакларның безнең җиребезнең символы булган татар токымлы атларын күрү мөмкинлегегез булачак. Безнең кунакларга – спортчыларга ярышларда җиңүләр телим”, - диде Марат Нил улы. 

Уеннар көч таләп итә

Барлык катнашучылар да гаять зур көч, җитезлек һәм берничә төп дисциплинада атта йөрү осталыгын күрсәттеләр. Тамашачылар «Аударыш»ны күрделәр — атта барган компромиссыз көрәш, анда җайдаклар көндәшләрен иярдән бәреп төшерергә тырыштылар. Көндәшләр дә көчле. Ранис Әхмәтҗанов – Зеленая Рощадан. “Мин бүген “Татар аты” фестивалендә “Аударыш”та катнаштым. Лениногорск командасы составында. Безнең гаиләдә барысы да атлар ярата, мин дә шушы тәрбиядә, атларга зур хөрмәт белән үстем. Мондый зур фестивальнең Лениногорск районында үткәрелүе – горурлык”, - ди Ранис. 

Лениногорск командасы җиңү өчен татар токымлы айгыр алды. Команда зачетында безнекеләр беренче урында булса, Казахстанның Актүбә командасы – икенче урында. Өченче урынны Әлмәт командасы алды. 

«Улак-Күк Буре» уены зур кызыксыну уятты. Беренчелекне Татарстан командасы яулады, икенче урында – башкортлар. “Улак – Күк буре” уены казах, кыргыз, үзбәк, башкорт, Азия халыклары арасындагы популяр уен.

“Тай Тулак” уза торган ярыш мәйданчыгы шулай ук халык, тамашачылар белән тулды. Барысы да кызыксынып күзәтә, карый.  3 кешедән торган команда өйрәтелмәгән атларның берсен аркан белән эләктерергә тиеш. Аннары командадан берсе шушы атка атланып, ат өстендә мөмкин кадәр күбрәк торырга кирәк. Бу ярышта Казахстан командасы иң җитезләре булып танылды. Икенчедә – Лениногорск командасы һәм өченче урында – Башкортстан.

16 яшьлек укчы

Атта уктан ату гадәттәгечә зур кызыксыну уятты. Уналты яшьлек Наталья Талубьева ярышларга Мәскәү өлкәсеннән җирлек белән танышу һәм күнегүләр ясау өчен өч көнгә иртәрәк килгән. Ат спорты белән ул инде дүртенче ел шөгыльләнә.
"Мин җәядән атудан һәм ат өстендә йөрүдән бик зур ләззәт алам, ә алар берләшкәндә  - минем хис-кичерешләр тагын да зур. Узган җәйдә мин «Татар аты»на килгән идем инде. Бу юлы катнашучылар һәм тамашачылар тагын да күбрәк. Җайдак буларак миңа ярышларның төрлелеге аеруча ошый. Шундый матур бәйрәм өчен оештыручыларга зур рәхмәт!"- диде Наталья.

Фестивальдә “Тәңкә алу”, ат чабышлары оештырылды. “Тәңкә алу”да безнекеләр: Нияз Галиуллин, Айдан Хәйруллин сынатмадылар. 

Тәмле мастер-класс

Фестиваль, әлбәттә, җыр-моң белән үтте. Шулай ук сату нокталары эшләде. Кымызлар, милли сувенирлар, милли киемнәр сатучылар бар иде. Ә мастер-классларның күплегенә шаккатырсың. Әнә “Ак калфак” оешмасы өстәл тутырып милли ризыклар пешереп алып килгән. Ризыкны авыз итеп карагач, аны ничек пешерү турында рецептлы да буласың. Милли ризыклар белән бергә бакчаларда өлгергән кара бөрлегән, алма, грушалар да куелган иде. Һәр ризыкны ашап карап, тәмле үлән чәйләре белән сыйланды кунаклар. 

Шулай ук тарихны барлап, аның серләренә төшенү өчен тирмәгә кереп, күчмә халыкларның көнкүрешен күрергә мөмкинчелек  булдырылган иде. 

Ярышларны бик күп җанатарлар күзәтте. Җиңүчеләр айгыр, кубоклар, медальләр, грамоталар, акчалата сертификатлар алып, киләсе елда «Татар аты»на килергә ниятләп киттеләр.

«Татар аты” фестивале гасырлар буе дәвам иткән традицияләрнең үткәндә калмавын, ә халыкларны, буыннарны, мәдәниятне тоташтыручы  күпер булып калуын кабат исбатлады. 


Фикер
Фәрит Нәбиуллин, “Алмакай” ат утары җитәкчесе: 
-    Безнең фестивальгә бары күңеле белән атларны яратучы, телебезне, традицияләрне хөрмәт итүчеләр килә. Үткәнен белгән халыкның гына киләчәге бар. Өченче тапкыр уздырылучы фестивальдә катнашучы спортчыларга, егетләргә зур рәхмәт белдерәм. Безнең яшь буын – традицияләрне дәвам итүчеләр икәнен лаеклы рәвештә күрсәттеләр. Киләсе елда катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип ышанып калам. 

фотолар: Розалия Мостафина һәм ЛМР сайты


Нет комментариев