Кышын тавыклар йомырка салсын өчен нишләргә?
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кышын тавыклар йомырка салсын өчен нишләргә?

Кышын тавыклар йомырка салуны азайта.

Тавыкларга чүпрә һәм акбур бирә башлау белән, йомырка салулары күзгә күренеп арта.

Кичтән 1 л суга 1 аш кашыгы чүпрә (корысын да, чиен дә биргәнем бар), аз гына шикәр комы кушып болгатам. Ул күперә. Бер чиләк тавык азыгына чүпрә һәм бер уч акбур кушам.

5-6 көн шулай өстәмә тукландырырга була, тавык йомырка сала башлый. Акбурны азыкларына атнага 1-2 тапкыр кушам.

 

Чыганак: Хезмәт

 https://atnya-rt.ru/news/me-d-ber-kish/kysyn-tavyklar-iomyrka-salsyn-ocen-nislarga


Нет комментариев