ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, КӘЕФНЕ КҮТӘРӘБЕЗ
Кәефсезлек депрессиягә китермәсен өчен, аңа каршы көрәшергә кирәк. Психологлар моның гади ысулларын тәкъдим итә.
? Юыныгыз, тискәре энергия кимер.
? Җаныгыз теләгән тәм-том ашагыз.
? Сәүдә үзәкләрен әйләнеп (шопинг чамадан узмаганда файдалы), аннан чәч ясатып кайтыгыз. Көзгегә карасагыз, кәефегез шундук күтәрелер.
? Ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирегез. Кызгылт сары, кызыл — оптимизм, сары — ышаныч уята, шәмәхә һәм зәңгәр төс тынычландыра.
? Көрән, соры, кара киемне читкәрәк алып куегыз.
? Өй җыештырыгыз. Бәлки, тормышыгызга тәртип кирәктер?
? Пәрдәне ачыгыз, яктылык мөһим.
? Дустыгызга шалтыратыгыз.
? Дәртле музыка тыңлагыз.
? Йоклар алдыннан йөреп кайту яхшы.
vk.com/irekmaydani
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев