Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Роспотребнадзорда ковидтан соң фатирны ничек дезинфекцияләргә кирәклеген аңлаттылар

Әгәр фатирда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы бар икән, җыештыруга аерым игътибар бирергә, ә авыручы терелгәч өйдә дезинфекция ясарга кирәк.

Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Теләсә кайсы йогышлы авыру вакытында „агымдагы дезинфекция“ һәм „йомгаклау дезинфекция“се төшенчәләр бар. Агымдагы дезинфекция инфекция йогу шартлары һәм авыручы булганда үткәрелә, ягъни авыру чыганагы булганда, авыру өйдә дәваланганда ул һәм аның гаилә әгъзалары бактерия яки вирусларга йогынты ясый торган дезинфекция уздырырга тиеш», — диде ул.

Любовь Авдонина аңлатуынча, йорттагы барлык өслекләр дә эшкәртелергә тиеш. Авыруга мөмкинлек булган очракта даими җилләтелә торган аерым бүлмә бирергә, ә ул куллана торган савыт-саба аерым торырга һәм махсус юу чаралары белән эшкәртелергә тиеш.

Авыруны хастаханәгә салгач яки ул терелгәч йомгаклау дезинфекциясе үткәрелә. Татарстанда яшәүчеләр аны үзләре үткәрә ала яки җыештыру медицина хезмәткәрләре белән киңәшләшеп үткәрелә, шулай ук өйгә махсус бригада чакыртырга мөмкин.

«Мондый йомгаклау дезинфекциясен коллективта берәү авырып үзизоляциягә киткәннән соң башкалар авыргач үткәрелә. Мондый чаралар балалар бакчалары, мәктәпләрдә уза», — диде.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев