Татарстанда бензовозга каршы якка чыккан «Лада» йөртүчесе һәлак булган
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда бензовозга каршы якка чыккан «Лада» йөртүчесе һәлак булган

Юл һәлакәте.

50 яшьлек «Лада» йөртүчесе Татарстанда бензовоз белән булган юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган. Авария бүген, 22 ноябрь көнне Актаныш районында булган, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе.

Җиңел машина йөртүчесе каршыга чыгып, фурага бәрелгән. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә.

 

Фото: © Госавтоинспекция Татарстана
 


Нет комментариев