Лениногорск Балалар йорты командасы бөтенроссия шахмат ярышында дүртенче урынны алды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Балалар йорты командасы бөтенроссия шахмат ярышында дүртенче урынны алды

Ярышларда илнең 22 регионыннан 28 команда катнашкан.

10-20 ноябрь көннәрендә  Краснодар краеның «Сириус» федераль территориясендә балалар йортлары һәм ятим балалар өчен мәктәп-интернатлар арасында унынчы бөтенроссия шахмат ярышлары –  «Восхождение» узды. 

Татарстанны Лениногорск һәм Лаеш балалар йортлары тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.

Ярышларда 2010 елда туган һәм аннан кечерәк  балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлары тәрбияләнүчеләре, шулай ук ата-ана каравыннан ятим калган балалар командалары катнашты.

Ярыш нәтиҗәсендә Лениногорск Балалар йорты командасы – дүртенче, Лаеш командасы 14нче урынны алды.

Ярышлардан  тыш, балалар өчен мастер-класслар, конкурслар, бер үк вакытта уйнау сеанслары һәм башка мәдәни-күңел ачу чаралары әзерләнгән булган.  Лениногорск командасыннан Герман Сидоровның 13 яшен  истә калырлык итеп үткәргәннәр.&


Нет комментариев