Керкәле авылының Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеге - стендта
«Хәтер дивары»
Керкәле авылы җирлеге, мәдәният йорты, китапханә һәм мәктәп бергәләшеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгында зур эш башкардылар. Алар Керкәле авылыннан Бөек Ватан сугышына илебезне якларга киткән, чит җирдә һәлак булган солдатлар истәлегенә стенд ясаттылар. Барлыгы – тугыз стенд.
Өч стендка һәлак булган солдатларның фотолары куелган, ә дүртенчесендә – фотолары булмаганнарның исем-фамилияләре теркәлгән. Исемлек Керкәле һәм Тукмак авыллары буенча төзелгән.
«Аерым стенд Бөек Ватан сугышыннан илебезгә Җиңү алып кайткан ветераннарга багышланды, – дип сөйли мәдәният йортыннан Айгөл Бигманова. – Монда да өч стендка исән-имин кайтканнарның фотолары куелды, фото астына исем-фамилиясе язылды. Кемнәрнең фотоларын таба алмадык, алар исемлек итеп язылды, дүртенче стендка куелды. Исемлек янына фото урнаштырдык. Ул фотода сугыштан исән-сау кайткан ветераннар бергә җыелып истәлеккә төшкән булганнар. Кызганыч, кайсы ел икәнен генә белә алмадык».
Ә бер стенд бүгенге көндә авылның бердәнбер исән ветеранына – Исмәгыйль Сафуановка багышланган.
Ветеран Исмәгыйль Сафуановичка – 98 яшь. Сугышта Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Аннары рус-япон сугышында катнаша. Кайткач, авылда, колхозда эшли.
Хатыны Газимә апа белән 70 ел бергә гомер иттеләр. Дүрт бала үстергәннәр. Бүгенге көндә ветеран оныкларга бай: җиде оныгы, тугыз оныкчыгы һәм оныкчыкның баласы (праправнучка) бар.
Стендка Исмәгыйль бабай әйткән тирән мәгънәгә ия сүзләр дә язылган:
“Үз Ватаныңны сакларга кирәк! Россия тирәсендәге хәлләр өчен җаным әрни! Бөек Ватан сугышы вакытында илебез фашизмнан азат ителде, ләкин бүгенге көндә дә фашизм башын калкытты. Мин чын күңелдән ышанам, дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнең кулда булачак”.
Менә шулай итеп, Керкәле һәм Тукмак авылы ветераннарына багышланган матур гына стенд килеп чыккан. Ветераннар истәлеге мәңгеләштерелгән.
Керкәле авыл җирлегеннән яу кырына 500дән артык кеше киткән, шуның яртысы фронтта, чит якта ятып кала.
“Безнең авыл ветераннарыбыз истәлегенә багышлап ясаган "Хәтер дивары" кайтып җитте. Стенд белән якыннанрак танышырга теләүчеләрнең барысын да безнең мәдәният йортына чакырабыз. Рәхим итегез!” – ди авыл башлыгы Ленар Бигманов.
Әлегә стенд мәдәният йортында, киләчәктә исә музей бүлмәсенә урнаштырылачак.
фотолар: мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев