1 сентябрьгә кадәр Лениногорск умартачылары корт ояларын теркәргә тиеш булачак
1 сентябрьгә кадәр Лениногорск умартачылары корт ояларын теркәргә һәм аларны Россельхознадзорның «Хорриот» исәпкә алу системасына кертергә тиеш.
Һәр умарта оясына шәхси номер биреп, ветеринария документларын рәсмиләштерәчәкләр. Теркәлү - мәҗбүри. Ул кортларның сәламәтлеге өчен дә, эпидемиядән сакланып, балның сыйфатын яхшырту максатыннан кирәк, дип аңлата Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре.
Бу эш безнең районда башланды.
Бездә шулай кабул ителгән: ниндидер санау, теркәү ише гамәлләр үткәрелә башласа, халык пошаманга төшә, борчыла башлый, “әһә, юкка гына түгел бу гамәлләр”, ди. Бал корты ояларын теркәү башлангач, кайберәүләр салым салу өчендер бу дигән ялгыш нәтиҗәгә килгән.
Ветеринария берләшмәсендә аңлатуларынча, салым салу өчен түгел, ә бал кортларының сәламәтлеген саклау һәм продукция сыйфатын тәэмин итү өчен кертелә.
Әлеге таләпләр умарталарның урнашуын исәпкә алып, аларның санитар-ветеринар иминлеген тәэмин итү, бал кортларының авыруларын күзәтү һәм алдан кисәтү һәм умарта хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту өчен кирәк, дип аңлаталар белгечләр.
Системада теркәлгәч, исәпкә алынган умарталарның кайда урнашуын белеп торачаклар. Әйтик, кемдер урманга урнаштыра, бу хакта белүче булмый, ә агу сипкәндә, бал кортлары зыян күрергә мөмкин.
Кортлар агуланган очракта да, судка мөрәҗәгать иткәндә, моны раслатыр өчен, умарталык паспортың һәм шулай ук “Хорриот” системасына теркәлгән булуың кирәк.
Махсус таблоны корт оясының тышкы ягына беркетәләр. Таблода Россельхознадзорның системасына керү өчен умарта оясы ноеры урнаштыралар. Умарта аерып, 14 көннән дә соңга калмыйча бал кортларын чипларга кирәк.
фото: Лениногорск ветеринария берләшмәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев