Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназиядә “Аулак өй – көрәш” әдәби бәйгесе үткәрелде (+фотолар)

“Аулак өй – көрәш” уеннар уйнатып кына калмыйча, классик язучылар иҗаты буенча бераз баш ваттыра, уйландыра, гореф-гадәтләрне искә төшерттерә, аларны оныттырмый.

11нче гимназиядә белем бирүче укытучылар һәм элек биредә эшләгән педагоглар үзләренең белемнәрен, талантларын тагын бер кат расладылар.

«Аулак өй - баттл» проекты буларак Татарстанда танылып киткән әдәби бәйгене уздыру Лениногорскида традицион төс алды. Узган ел мәктәп укучылары арасында, шулай ук Мәдәният сараенда шаулап-гөрләп үтте. Быел 11нче гимназия әлеге әдәби бәйгене Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы, Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан, шулай ук шушы арада булып үткән Өлкәннәр, Укытучылар көненә дә багышлап үткәрде.

«Аулак өй - баттл» исемле әдәби бәйге быелдан «Аулак өй - көрәш» дигән яңа исем белән йөртелә башлады һәм ул республикакүләм чарадан төбәкара чарага әверелде. Гимназиядә узган бәйгегә әлеге проектны уйлап табучы, аның җитәкчесе Сәрия ханым Закирова Казаннан килгән иде. Аның әйтүенчә, 2021 елда беренче тапкыр адым ясаган «Аулак өй - баттл» бәйгесен яратып кабул иткәннәр. “Бәйге Татарстанның күп кенә районнарында үтте. Бу проект шунысы белән мөһим: монда төрле яшьтәгеләр катнаша ала: мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр. Әле балалар бакчалары өчен дә үткәрәчәкбез”, - дигән фикерен җиткерде Сәрия Закирова.

Аның әйтүенчә, хәзерге гаджетлар заманында кулга китап алу онытылып бара. “Әлеге бәйгегә әзерләнү барышында балалар да, олылар да классик язучыларыбызны укыйлар, аларның искиткеч шигъри дөньясында булалар”, - ди.

Татар рухы белән яшәгән 11нче гимназиядә “Аулак өй – көрәш”кә ике команда әзерләнгән иде. Аның берсендә – “Укытучылар” дигәнендә хәзерге вакытта гимназиядә белем бирүче педагоглар иде.

Икенче – “Остазлар” дигәнендә, шушы гимназиядәге олы яшьтәге педагоглар, монда эшләп чыккан ветеран-укытучылар иде.

Бәйге берничә өлештән торды. Башта командалар үзләре белән таныштырды, ягъни визит карточкасы иде. Аннан биремнәр башланды.

Алар арасында «туралган» сүзләрне җыеп, татар әдәбияты классигының шигырен төзергә, аның авторын белергә кирәк иде, моннан тыш язучыларның экранда портретлары күренеп бара, шуларны танып, кәгазьгә дөрес җавапны язарга.

Ә инде “Йөзек салыш” уенында учыңа йөзек түгел, биремнәр язылган кәгазь кисәге салалар. Ул кәгазьләрдә татар һәм рус классик язучыларның шигырьләренең авторларын белергә туры килде, икенчеләргә кәгазьдә биремнәрдә үзләренең сәләтләрен күрсәтергә дип язылган иде.

Командалар чыгышын гадел жюри бәяләп барды. Көрәш чын мәгънәсендә көрәш сыман үтте, бер як та калышмый, бирешми. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде.

Ике команда катнашучыларына да Дипломнар, сертификатлар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 13 октябрь санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аулак өй -көрәш аулак өй баттл