Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

12нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үз микрорайонындагы күпбалалы гаиләләрне котладылар

Алар ике гаиләдә булдылар.

 

Лениногорскида яшәүче күпбалалы гаиләләргә 12нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова һәм Татарстан Росреестр идарәсенең Лениногорск бүлеге җитәкчесе Алсу Сафина барды. Алар ике гаиләгә: Гильметдиновлар һәм Матвеевларга бардылар. Гаиләләр 12нче ТОС микрорайонында яши.  Әлбәттә, буш кул белән бармадылар. Росреестрның Лениногорск бүлеге балаларга зур бүләкләр әзерләгән иде, анда тәм-томнар да, истәлекле бүләкләр дә бар.

Шулай ук котлауга Лениногорскиның шәхси эшмәкәре Гүзәл Сафина кушылды. Ул гаиләләргә косметика һәм тәмле тортлар алыр өчен сертификат бүләк итте.

Гаиләләр бик шат булдылар. 12нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова әйтүенчә,  Росреестр коллективы ел саен акциядә катнаша, балаларны шатландыра. "Аларга һәм шулай ук  шәхси эшмәкәр Гүзәл Сафинага рәхмәт", - ди Ирина Геннадьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев