2025 елда Лениногорск районында яшәүче 35 мең 522 кеше диспансеризация узган
Диспансеризациягә быелдан үзгәрешләр керде.
Узган ел Лениногорскида диспансеризация узганда 260 кешедә беренче тапкыр авыру ачыкланган.
2025 елда Лениногорск үзәк район хастаханәсе табиблары шәһәр һәм районда яшәүче 35 522 кешегә диспансеризация уздырган.
2026 елдан диспансерлаштыру программасына берничә үзгәреш керде. Мәҗбүри тикшеренүләр исемлегенә вируслы гепатитларга һәм хатын-кызлар һәм ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә тикшеренүләр өстәделәр.
“25 яшьтән өлкәнрәк лениногорскилылар вируслы гепатитларга анализны 10 елга бер тапкыр ясарга мөмкин. 18 яшьтән 49 яшькә кадәрге ир - атлар һәм хатын-кызлар сәламәтлеген комплекслы тикшерү билгеләнгән, ул булачак ата-аналарны планлаштыру өчен мөһим», - дип аңлатты табиб-терапевт, Лениногорск үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табиблары кабинеты мөдире Александр Циберкин.
Диспансеризация нәтиҗәләре цифрлаштырыла. Барлык мәгълүматлар электрон медкартага кертелә һәм «Дәүләт хезмәтләре” аша алырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, диспансерлаштыру хроник авыруларны, шул исәптән симптомсыз авыруларны иртә ачыклау өчен кирәк.
“Диспаснсеризация вакытында без ел саен Лениногорск шәһәрендә һәм район авылларында яшәүчеләрнең сәламәтлекләрендә онкология, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, диабет һәм башкалар кебек җитди тайпылышлар ачыклыйбыз. авыруларны иртә стадиядә, дәвалау нәтиҗәлерәк булганда ачыкларга ярдәм итә. Диспансеризация медицина полисы буенча бушлай үткәрелә һәм һәркем өчен мөмкин», - дип билгеләде Александр Циберкин.
2025 елда диспансеризация вакытында 260 лениногорскилыда беренче тапкыр авырулар ачыкланган. Шуларның 81е - ашкайнату органнары авырулары, кан әйләнеше системасы авырулары – 57, яман шеш – 37, шикәр диабеты – 15, глаукома – 4, сулыш органнары авырулары – 1, башка авырулар – 65.
Үз сәламәтлеге турында кайгырту программасына күбрәк кешене җәлеп итү өчен Лениногорск поликлиникасында графикны уңайлы иттеләр. Эшләүче хезмәткәрләр диспансеризацияне шимбә көннәрендә узарга мөмкин.
- Белешмә.
- Диспансеризация «Озын һәм актив тормыш» һәм «Гаилә» илкүләм проектлары кысаларында бушлай үткәрелә. Тикшерү узу ешлыгы яшькә карап билгеләнә. 18 яшьтән 39 яшькә кадәр гражданнар өч елга бер тапкыр диспансеризация уза, ә 40 яшьтән башлап тикшерү ел саен үткәрелә.
- 2026 елда 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туган кешеләр диспансеризация узарга чакырыла.
фото: ЦРБ Лениногорск матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев