2027 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле
ҖӘМГЫЯТЬ

2027 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле

Рособрнадзор киләсе ел өчен Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру вакытын тәкъдим итте.

Бу хакта РИА Новости яза.

Бердәм дәүләт имтиханы:

  •     вакытыннан алда – 19 марттан 19 апрельгә кадәр;
  •     төп вакыты – 1 июньнән 9 июльгә кадәр;
  •     өстәмә вакыты – 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.
  •     предметларның берсен сайлап тапшыру көннәре – 8 һәм 9 июль.

БДИның төп чоры тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башалныр дип көтелә.

Төп дәүләт имтиханы өчен:

  •     вакытыннан алда – 20 апрельдән 14 майга кадәр;
  •     төп вакыты – 2 июньнән 5 июльгә кадәр;
  •     өстәмә вакыты – 2 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр.

Татар-информ


Нет комментариев