Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2027 елга татарстанлылар үз шәҗәрәләрен Госуслуги порталында күрә алачак

Татарстан Республикасының архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында шәҗәрәгә кызыксыну арта һәм 2027 елга кешеләр дәүләт хезмәтләре порталында ясалма интеллект ярдәмендә үзләренең шәҗәрәсен таба алачак дип белдерде.

Инде берничә ел Татарстанның Архив комитеты «Ядкәр» проектын алып бара, ясалма интеллект (искусственный интеллект) ярдәмендә шәҗәрә төзелә. Хәзер әлеге проект «аерым авыллар өчен сайланма рәвештә» тормышка ашырыла.

«Безнең «Мәңгелек хәтер» («Вечная память») дигән платформа бар. безгә ясалма фәһем ярдәм итә – гарәп графикасыннан барлык метрика китапларын тәрҗемә итә. Беләсезме, алар иске татар телендә язылган һәм ясалма фәһем шәҗәрәне тизрәк төзергә булыша. Хәзер бу зур платформаны модернизацияләү эшләре бара. Без бик күп авыллар җыйдык, күләм бик зур», – диде ул.

Гөлнара Габдрахманова фаразлары буенча, 2027 елга республика халкы үз шәҗәрәләрен дәүләт хезмәтләре порталында күрә алачак. «52-53 процентын эшләргә өлгерербез дип планлаштырыла», – ди ул.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев