Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

4нче сыйныфлар үзбәк халык уеннары белән танышты (+фотолар)

Лениногорскиның Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Халык китабы фестивале» проекты кысаларында 12 нче лицейның 4»А» сыйныфы укучылары үзбәк халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышты.

Чара барышында укучылар Үзбәкстан Республикасының тарихы, борынгы һәйкәлләре, гореф-гадәт, традицияләре турында белде. Слайд ярдәмендә күрсәтелгән рәсемнәр аша укучылар үзбәк мәдәниятенең матурлыгы һәм үзенчәлекле булуын, алтын белән чигү, келәм ясау һәм башка кәсебләре турында карады.

Шулай ук, укучылар үзбәкләрнең әдәби мирасы белән танышты, Хуҗа Насретдин турында риваятьләрдән өзекләр сәхнәләштерде, үзбәк телендә ничек сөйләшкәннәрен ишетте. Бергә укыган сыйныфташы Норчахон Артушева үзбәк халык җырын җырлады. 

Соңыннан, укучылар, мәсәлән, «сүмәләк» үзбәк халкының милли ризыгын авыз итте, бәйрәм үзбәк халкы уеннары белән үрелеп барды.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск Үзәк балалар китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев