Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5000 сумлык акчаларны яңасына алмаштырырга ашыкмагыз

«1997 елгы үрнәктәге 5 меңлек акчалар түләү сәләтен табигый рәвештә югалтканчы әйләнештә калачак» дип ашыгыч мөрәҗәгать белән чыкты Үзәк банк.

Россиядә яңа банкнотлар барлыкка килү белән мошенниклар да активлашкан. Аферистлар социаль хезмәтләр яки Үзәк банк исеменнән шалтыратып, иске банкнотларны яңаларына "ашыгыч алмаштырырга"тәкъдим итә икән, имештер искеләре "янып бетә".

Чынлыкта яңартылган 5 000 сумлык банкнотлар әйләнешкә тиз генә кермәячәк. Банкнотны кабул итү һәм бирү өчен җиһазларны җайлаштырырга вакыт кирәк, дип хәбәр итә регулятор. 1997 елгы үрнәктәге кәгазь акчаларны мәҗбүри алмаштыру таләп ителми һәм ителмәячәк тә!" – диелә Үзәк банк хәбәрендә.

"Ш.К."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев