Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

7нче мәктәптә инглиз телен укытуның үзенчәлекләре турында республикакүләм семинарда сөйләштеләр

Хәзер һәр мәктәп укучысында инглиз теле буенча база белем бар. Димәк, мәктәп укучысы бераз инглизчә аралаша ала. Ә аралашу күнекмәләре булдыру грамматика өйрәнүдән мөһимрәк.

 

7нче мәктәптә республикакүләм семинарда инглиз телен укытуның үзенчәлекләре хакында сөйләштеләр.

“Чит тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә XXI гасыр компетенцияләре нигезе буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру” темасы буенча узган семинарга республиканың 17 районыннан (Лениногорск, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Аксубай, Актаныш, Спасс, Зәй, Апас ) килделәр, барлыгы 100дән артык инглиз теле укытучысы катнашты.

КФУның педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын һәрдаим үстерү үзәге тьюторы, доцент Ольга Волкова, Казандагы инглиз мәктәбенә нигез салучы, “Алгарыш” гранты призеры Ләйсән Мингалимова семинарның кунаклары булды. Семинарда катнашучыларны Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лиана Волдавина, Мәгариф идарәсе методисты Айгөл Осипова сәламләде.

“Семинарны уздыруның максаты - гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен арттыру иде. Семинар барышында чит тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру технологияләрен үзләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Инглиз теле укытучыларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде: ягъни интеграцияләнгән дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре, мастер-класслар күрсәтелде”, - дип сөйли Мәгариф идарәсе методисты Айгөл Осипова.

 Ачык дәресләрне һәм мастер-классларны Лениногорск мәктәпләре укытучылары һәм шулай ук катнашучы районнардан педагоглар күрсәтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев