Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

8 яшьлек кыз көмешкә белән агуланган

Башкортстанда Туймазы районы авылларының берсендә 19 декабрь кичендә нәни кыз белән бәхетсезлек булган. «Башинформ» агентлыгы язганча, җирле хастаханә реанимациясенә 8 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә алып килгәннәр. Табиблар баланың алкоголь белән агулануын диагнозлаганнар.

«Беренчел мәгълүматларга караганда, кыз очраклы рәвештә көмешкә эчкән. Аның туганы аңлатканча, көмешкә „Кола“ шешәсенә салынган булган. Спиртлы сыеклык салынган савытны суыткычка куйганнар. Кыз моны популяр эчемлек дип уйлаган һәм сыеклыкны эчеп куйган. Аның хәле начарланган, хастаханәгә илтәргә туры килде», — дип хәбәр иткән мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.

Билгеле булганча, гаилә имин, исәптә тормый. Хәзер хокук сакчылары әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/8-yashlek-kyz-kmeshk-beln-agulangan

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X