Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Абилимпикс» чемпионатында Татарстаннан 126 махсус операция ветераны катнашачак

Чемпионат кысаларында катнашучылар төрле компетенцияләрдә ярышачак

Махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатында Татарстан командасын 126 махсус операция ветераны тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.

«Узган елда Татарстаннан 16 катнашучы чемпионатның финалына үтте. Алар яхшы чыгыш ясадылар һәм 11 медаль алып кайттылар», – диде Удачина.

Чемпионат кысаларында катнашучылар төрле компетенцияләрдә ярышачак. Төп компетенцияләр арасында – «Адаптив физкультура инструкторы», «Санитар-техник системалар слесаре», «Беренче ярдәм күрсәтү инструкторы», «Эшкуарлык», «Җыр башкару осталыгы (вокал)», «Маляр эше», «Массажист».

Исегезгә төшерик, «Абилимпикс» беренче тапкыр 2025 елның 25-29 июлендә Казанда узган иде. Ул вакытта Татарстаннан 79 катнашучы Мәскәүдә узган финалда катнашты, ә Татарстан финалистлар саны иң күп булган төбәкләр бишлегенә керде.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев