Җәен Татарстанда корылыкның көтелү-көтелмәвен әйткәннәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәен Татарстанда корылыкның көтелү-көтелмәвен әйткәннәр

Хәзер Татарстанда июль аена хас эсселек урнашты. КФУ метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев шулай дип белдергән.

Антициклон үтеп керү сәбәпле, атна буе һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +20 градуска кадәр булачак. Явым-төшем көтелми.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, июнь һәм июльдә явым-төшемнең нормадан тайпылмавы фаразлана.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 


Нет комментариев