Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Агрофирма кырларында салам өемнәре янган

Янгын 500 квадрат метр мәйданда 1500 төргәк саламны юк иткән.

 

Зәй районындагы агрофирмада салам төргәкләреннән өелгән пирамида янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Поручиково авылы янындагы кырда янгын турындагы хәбәр бердәм 112 ашыгыч ярдәм хезмәтенә кичә төн уртасында килгән. Шаһитлар “Зәй шикәре” агрофирмасы” ҖЧҖ мәйданында пирамида итеп өелгән салам төргәкләре януын хәбәр иткән.

Урынга килгән 88нче янгын сүндерү часте 500 квадрат метр мәйданда мең ярымлап салам төргәге  януын күргән. Алар килгәнче агрофирма хезмәткәрләре трактор ярәмендә саламның бер өлешен тарттырып өлгергән. Янгын 1500 төргәк саламны юк иткән. Килгән зыян 300 мең сум булган.

Янгын сәбәбе ут төртү булуы ихтимал. 

Фото: ГУ МЧС по РТ

 https://tatar-inform.tatar


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев