“Әйдә, бахбай!” - ат чабышлары Лениногорск Сабан туе күрке (атлар һәм аларның җайдаклары ничәнче урыннарда?)
Атлар чабышын карарга яратучылар да күп бездә.
Быел Сабантуйда берничә номинация буенча атлар узышты. Юртаклар 1600 метрга чаптылар. Алар арасында беренче урынны “Платина Чис” аты белән Николай Васильев алды. Икенчедә - «Запрос» кушаматлы ат белән Петр Трофимов, өченчедә – “Агыйдел” кушаматлы ат белән Илдар Хәмәдиев.
Җирле токымлы атларга 3200 метрлы дистанция билгеләнде. Монда беренчелекне “Беркут” аты белән Рамина Ямаева алды, икенчедә – “Орбит” кушматлы ат белән Самад Нәбиуллин, өченчедә – “Сандугач”, җайдагы – Илдар Хәмәдиев.
2 яшьлек татар токымлы атларда беренче урында – “Чемпион” аты белән Булат Галяутдинов, икенчедә – “Фестиваль” аты белән Илдар Хәмәдиев һәм “Актай” аты белән Айдан Хәйруллин өченче урында.
3 яшьтән зуррак булган татар токымлы атлар арасында “Алмакай” кушаматлы ат белән Виктория Соловьева алды, аннары “Мирас”, җайдагы – Екатерина Вегера һәм өченче урында – “Султан”, җайдагы – Самад Нәбиуллин.
Нәселле һәм ярымнәселле атлар арасында “Шальница” аты, җайдагы Владимир Ермолаев – җиңүче, икенче-өченче урыннарда – “Калибри” аты – Николай Васильев, “Амур” аты белән Айдан Хәйруллин.
“Халык ат чабышларын ярата. Карап торучылар кайсы җиңәр икән дип фаразларын әйтәләр. Атларга җанатып, җиңү теләп, әйдә, әйдә дип торалар. Бу атларга булган тирән хөрмәтне дә, малларны яратуны да чагылдыра”, - ди Лениногорск баш ветеринар табибы, инде озак еллар ат чабышлары комментаторы булган Рашат Әхмәтов.
Сабантуй ахырында татар токымлы атлар өстендә көрәш –“Аударыш” үткәрелде. Әлеге ярыш шулай ук үз тирәсенә җанатарларны җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев