Алабуга шәһәрендә термаль комплекс ачарга җыеналар
Быел Алабуганың Нефтьчеләр проспектында термаль комплекс ачарга планлаштыралар.
Объектны ачу планнары турында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр иткән. Ул проектның шәһәрдә туризмны үстерү өчен әһәмиятле булуын ассызыклаган.
«Ниһаять термаль комплекс эшли башлар, дип өметләнәм. Моңа өмет бар. Егетләр эшли. Анда барып кайтырга, блогерлар һәм активистлар белән экскурсия уздырырга кирәк», – дип билгеләде Нуриев.
Комплекс ял итү һәм сәламәтләнү өчен күп функцияле киңлек булачак. Кунакларга төрле сезонда коенып була торган урамда һәм эчтә урнашкан коену урыннары, гидромассажлы тозлы коену урыннары, салкын һәм балалар өчен коену урыннары тәкъдим ителәчәк. Мунча зонасында төрле мунчалар һәм сауналар, шулай ук өч төр хаммам эшләячәк. Уртак киңлекләр дә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым мунча комплекслары да булачак.
Комплекс якынча 2026 елның икенче кварталы ахыры – өченче кварталы башында ачылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев