Альбина Фәйзуллина: Күңелемдә саклыйм аның җырын
Альбина белән Илдар өйләнешкәч тә, бергәләшеп сатып алган әйберләре-аккордеон булган.
“Гармун моңнарына гына төренеп яшәрбез, тормышыбыз ямьле-матур булыр, тырышып эшләрбез, күңелле итеп бергә-бергә ял итәрбез дигән ният белән алдык без ул акордеонны. Яшьләр җыелган кичәләрдә, кичке уеннарда Илдарның кулыннан гармун төшми, бик матур уйный, ә мин аңа кушылып җырладым”,- ди Альбина Фәйзуллина, тормыш иптәше турында сөйләгәндә.
Чернобыль фаҗигасендә катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында, вафат булганнарны искә алу, исәннәргә кадер- хөрмәтебезне белдерү митингысы вакытында, бик моңаеп бер читтә басып торган ханыма игътибар итми калып булмады. Ул Лениногорскида гомер итүче Альбина ханым Фәйзуллина булып чыкты. Бу һәйкәл янына Альбина ханым инде берничә ел үзе генә килеп йөри... . Бик күп еллар дәвамында күңелендә сакланган уйлар аңа хәзер дә тынгылык бирми.
Тормыш иптәше Илдар белән алар Бәкер шифаханәсендә танышканнар. Медицина училищесын тәмамлаган Альбинаны шул шифаханәгә эшкә билгеләгәннәр. Ә Илдар тумышы белән Бәкер авылыннан, менә-менә хәрби хезмәткә алынырга торган егет шифаханәдә эшләп йөргән.
Бергә учак яккан идек
“Эш вакытында без һәрвакыт ял итүче-дәваланучылар янында, үземнең эшемә турыдан-туры кагылышы булган табиб-шәфкать туташлары белән күбрәк аралашабыз. Башкаларны күрергә дә, сөйләшергә дә вакыт юк иде, шуңа күрә Илдар белән таныш-белешләр түгел идек. Бүгенгедәй хәтеремдә, яз, Шушмадан боз киткән вакыт. Без болай да күңелебез җилкенеп торган яшь кызлар-егетләр, шаулап-гөрләп килгән яз, билгеле, безгә үз тәэсирен ясамый калмады. Бер кичтә Бәкер егетләре-кызлары җыелышып тауда учак якканнар, безне-шифаханәдә эшләүче кызларны да шунда чакырдылар. Илдарларның өйләре янында ук тау иде, аның белән якынрак танышып китү шунда булды. Уеннар вакытында бергә туры килдек, шундый уеннарның берсендә ул минем бармак очларыннан тотып алды. Шушы мизгел минем йөрәк түремдә һаман саклана”,- ди Альбина ханым.
Ике ай дуслашып йөргәч, Илдарны дөрестән дә армия сафларына алып киткәннәр. Ул өч ел Приморье краенда, безнең илебез белән Кытай чигендә хәрби хезмәт бурычын үтәгән. Әмма шигъри, моңлы күңелле егет сөйгән кызы турында онытмаган, аңа багышлап шигырьләр, хәтта поэмалар да яза торган булган Альбина ханым Илдарның кульязмаларын иң кадерле ядъкәр итеп саклый.
Илдар армиядән кайткач, алар гаилә корырга ниятләгәннәр. “Без туебызны да Илдарның тырышлыгы белән ясадык дияр идем. Башта ике ел эшләдек. Илдар белән танышканда аңа 18 яшь, ә әнисе Миннебанат бераз гына вакыт элек яман шеш авыруыннан вафат булган иде. Без аның белән кичен икәү бергә урам әйләнеп йөргәндә, зират яныннан да үтә идек. Әнисенең кабере зират коймасыннан ерак түгел, шул коймалар яныннан үткәндә ул миңа әни яныннан тыныч кына, бер сүз дә сөйләшмичә генә үтик әле, дия иде. Әни-әни бит инде ул, үз баласының армиядән кайтканын көтеп, әзерләнеп торган булыр иде. Туебызны зурлап шәһәрдә кафеда уздырдык. Ул кафе юк инде хәзер. Бер туган тиешле апабыз ике бүлмәле баракта тора иде, шуның берсен безнең яшь гаиләгә вакытлыча биреп торды. Мин үзем “Медсанчасть”кә эшкә урнаштым. Илдар геофизика идарәсендә, каротаж өчен җиһазландырылган күтәрткеч машинасында эшли иде. Каротажның ни икәнен нефтьчеләр белә, ул геофизик тикшерүләр ярдәмендә скважиналарны бораулаудан тупланган барлык, тулы мәгълуматны алу, катлаулы, сәламәтлеккә дә йогынтысы булган эш. Илдарны эшендә бик хөрмәт иттеләр, яраттылар. Ул бик тырыш булды”,- ди Альбина ханым. Аның сүзләрендә бернинди дә арттыру юк, Илдар Фәйзуллинның 34 яшендә 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнүе, берничә ел рәттән “Иң яхшы машинист” исемнәренә лаек булуы - моның бер дәлиле булып тора.
Ерактагы шартлау кайтавазы
Яшь гаилә үз тырышлыгы, кул көче белән ике бүлмәле фатирлы да була. Ике кыз бала тәрбиялиләр. 1986 нчы елда Илдар Себер якларына, шушындый ук үзе эшләгән эшкә күчәргә ниятләп, документлар әзерли. Алар инде әзерләп беткән, соңгы кирәкле имзалар куелган була, иртән торып юлга чыгасы гына кала. Әмма нәкъ шул иртәдә Чернобыль атом электростанциясендә шартлау турында бөтен дөньяга хәбәр тарала. Элек исеме дә ишетелмәгән, телгә дә кермәгән шәһәрдәге фаҗига Илдар Фәйзуллин һәм аның гаиләсенең язмышына турыдан-туры килеп кагыла.
“Сер түгел, шушы афәткә барып башларын тыкмас өчен кешеләр булдыра алганның барсын да эшләде. Мин “Медсанчасть”тә лабораториядә эшли идем, үземә турыдан-туры килеп, анализларны начар итеп күрсәтегез әле дип сораучылар булды. Үзем дә Илдарга шушындыйрак тәкъдим ясап карадым. Әмма аның сүзе бер булды, “Мин бармасам, абыйны, яисә башка бер туганымны алырлар, кем дә булса барырга тиеш бит, үзем барам” диде. Аның китүе дә кисәк, көтмәгәндә булды, мин ашказаны җәрәхәте ачылып хастаханәгә эләктем. Борчылу-кайгыруларның да тәэсире булгандыр инде. Илдарны һәм аның белән бергә китәргә тиешле кешеләрне кичке якта җыеп алып киткәннәр. Озатып та кала алмадым мин аны. Башта бер ай Оренбург өлкәсендә хәрби-химик өйрәнүләрдә булдылар, декабрь аенда Чернобыльгә киттеләр”, - ди Альбина ханым.
Чернобыль фаҗигасен бетерү эшләрендә безнең ике йөздән артык якташыбыз катнашкан. Илдар Фәйзуллин белән бергә тагын алты лениногорскилы киткән. Альбина ханым аларның бергә төшкән фоторәсемнәреннән күрсәтә-күрсәтә, сүрәттәге япь-яшь, таза-сәламәт җиде ир-егетнең, бүгенге көндә бары тик берсе генә исән булуын сөйли.
Чернобыльдә билгеле бер вакыт узгач, андагы җитәкчеләре иремә, дәүләт бүләкләре булган, орден-медальле кешеләргә кайтып китәргә мөмкин булуын белдергәннәр. Әмма Илдар иптәшләреннән башка кайтып китмәгән, “бергә килдек, бергә китәрбез” дип тагын калган. Алар бер-берсендә терәк, дус булып, ярдәмләшеп, берсен-берсе карашып яшәгән, кемдер киемнәрнең чисталыгы өчен җаваплы булган, кемдер ашау-эчү ягын караган. Алга таба да, исән чакларында шулай аралашып яшәгәннәр.
“Чернобыльдән Илдар икенче кеше булып кайтты, ул инде 35-36 яшьлек җир җимертеп эшләгән, өздереп аккордеонда уйнаган яшь кеше түгел иде. Беренче елларда ук бөтен тәненә липома, вак кына шеш таралды. Табиблар “авыртамы” дип сорыйлар да, авыртмый дигән җавапны ишеткәч, “авыртмагач –шулай яшисең инде”диләр. Онкология белән дә шулай килеп чыкты, бер елда барып бөтен анализларны бирдек, бернәрсә табылмады, ә бер елдан 4 нче стадия рак дип диагноз куйдылар. Яман шеш таралгандыр дигән шигем бар иде. Алданрак махсус белгечләргә алып барып, ныклап тикшертмәгәнемә күңелем бик әрни. Метастазалар бөтен гәүдәсенә таралган иде. Әмма һәрбер кайгының бер шөкеранасы була диләр, тормыш иптәшем сәламәтлеккә туена алмаса да, безнең белән булды. Аның кебек Чернобыльдә булганнарның кайсылары бер ел да яши алмады. Ә Илдар балаларының үсеп җитеп башлы күзле булганын, оныкларын күрә алды”,- ди Альбина ханым.
Альбина һәм Илдар Фәйзулиннарның кызларына да әти-әниләренең мәдәният-сәнгатькә, медицинага булган таланты күчми калмаган. Ләйлә бик оста итеп пианинода уйный, сәламәтлек үзәгендә эшли. Тормыш иптәше Эдуард һәм улы Руслан белән Казанда яши. Ләйсән исә портретлар ясау белән мавыга, талантлы рәссам, ул да Казанда. Аның улы Ринат бүгенге заманда иң югары дәрәҗәдә бәяләнүче һөнәр иясе – IT белгече. Йошкар –Олада яши.
“Илдарның үз уйнап-үзе җырлый торган бер бик яраткан җыры бар иде. Ул кәефе күтәренке булганда, русчалатып “На тебе сошелся клином белый свет”җырын үзем өчен генә, күзләремә карап җырлады. Менә шуларны хәтердә саклап яшим. Авылга, Илдарларның элеккеге өйләренә кайттым, аның җан җылысы монда да сакланып калгандай тоела”,- ди Альбина Фәйзуллина.
Исламия Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев